Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

Йолдызнамә (14–20 июнь)

Бу атнага йолдызлар нәрсә вәгъдә итә

Кучкар (21.03 – 20.04) Бу чор сезнең өчен ыгы-зыгылы һәм дулкынландыргыч булачак. Беренче планга чыгачак зур эшләр көтелә. Документларга аерым игътибар итсәгез иде. Озак көтелгән ялыгызны табигатьтә үткәрерcез, саф һава суларсыз дип вәгъдә итә йолдызлар.

 

Үгезбозау (21.04–20.05) Онытылмас хис-кичерешләр, сәяхәтләргә, сәфәрләргә бай атна. Ялгызларны романтик очрашу көтә. Максатыгызга таба атлар өчен бер дигән вакыт. Иң мөһиме – битараф кына булмагыз.

 

Игезәкләр (21.05–21.06) Эш сезнең өчен беренче планга чыгачак. Сезгә катлаулы бирем тапшырачаклар, аны ничек үтәвегез алдагы тормышыгызга йогынты ясаячак. Ябыгырга хыялланганнар өчен әйбәт вакыт. Нәтиҗәсе булыр, ди йолдызлар.

 

Кысла (22.06 – 22.07) Юмор хисе ярдәме белән бик катлаулы тоелган хәлләрне дә ерып чыгарсыз. Атнаның икенче яртысында күңел ачу ягын кайгыртыгыз. Ялгызларга – яңа танышулар, озак вакыт мөнәсәбәттә торучыларга бәхетле киләчәк юрый йолдызлар.

 

Арыслан (23.07 – 23.08) Кәефегезне бозарлык вакыйгалар күп булачак. Тик сезгә оптимист булып калырга кирәк. Карьера баскычы буйлап өскә үрмәләвегез бар. Шулай да аңа кадәр керемнәрегезне юкка-барга сарыф итмәскә киңәш ителә.

 

Кыз (24.08 – 22.09) Бу чорда үзегезне нык арыган итеп тоярсыз. Бигрәк тә атна башы шактый киеренке булыр. Үзегезгә дә игътибар кирәк. Дусларыгызга мораль яктан ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә туры килмәгәе. Өлкән туганнарыгызга игътибар бирегез, алар да сезнең ярдәмгә мохтаҗ.

 

Үлчәү (23.09 – 23.10) Бер уйлаган эшегездән кире кайтмаска кирәк, ди йолдызлар. Белми әйтмиләрдер! Сүз йә сәяхәт, йә яңа проектлар турында бара.  Акча белән бәйле сорауларда сак булыгыз. Балаларыгызга игътибарлы булыр чак.

 

Чаян (24.10 – 22.11) Игътибар үзәгендә булырга шулкадәр күнеккәнсез, хәзер инде алгы сафтан төшү бераз гына кәефегезгә тәэсир итмәгәе. Хезмәттәшләрегезнең сездән көнләшә башлавы ихтимал. Ә организмыгыз туклануга игътибар бирүне сорый. Туганнар белән ызгышлардан качыгыз, тизрәк татулашу ягын карагыз.

 

Укчы (23.11 – 21.12) Сезгә ышаналар һәм фикерегезгә колак салалар. Бу арада шушы сәләтегез тагын да күбрәк кешеләргә ярдәм итәчәк әле. Эшегезне намус белән башкару сорала. Берникадәр хәйриячелек белән мавыгып алуыгыз ихтимал.

 

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Очрашулар, яңа элемтәләр булдыру өчен яхшы мөмкинлек. Әмма һәр нәрсәдән тизрәк нәтиҗә ясарга ашыкмагыз әле. Киләсе атна – зур үзгәрешләр чоры. Ялларны өйдә үткәрүдән дә яхшысы юк.

 

Сукояр (21.01 – 19.02) Сезнең зирәклек таң калдыра. Иң мөһиме – эшкә булган дәртегезне югалтмагыз. Шәхси тормышыгызда зур гына үзгәрешләр булырга мөмкин. Кеше сүзенә ышанмагыз, ыгы-зыгыга этәрүчеләр булыр, бирешмәгез.

 

Балык  (20.02 – 20.03) Акча мәсьәләсендә уңыш елмаймый бит әле сезгә. Тик кул кушырып утырырга дигәнме? Буш вакытыгызны эшкә һәм иҗатка багышлау күпкә хәерлерәк булыр иде югыйсә. Хәмер белән мавыгырга җыенасыз, ахры. Хәерле булмас, ди, йолдызлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев