Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

Йолдызнамә (14 - 19 май)

Бу атнада безгә йолдызлар нәрсә вәгъдә итә соң?

Кучкар (21 март-20 апрель)
Атна вакыйгаларга бай булачак. Йолдызлар Кучкарларга эш урынында игътибарлырак булырга киңәш итә. Ял көннәре сәяхәткә чыгар өчен уңышлы.

Үгезбозау (21 апрель-20 май)
Стресс, юкка-барга борчылу, хафалану нерв системасын какшатуга китерә. Җиңел спорт төрләре белән шөгыльләнегез.

Игезәкләр (21 май-21 июнь)
Игезәкләргә бу атнада дуслары, танышлары тәкъдим иткән эшкә урнашу турында яхшылап уйларга кирәк. Яңа мөмкинлекләр ачылуы бар.

Кысла (22 июнь-22 июль)
Акча мәсьәләләрен хәл итүне бәйрәмнәрдән соңга калдырып торыгыз. Киләсе бәйрәм көннәре – дуслар, туганнар белән очрашып күрешү өчен дә менә дигән форсат.

Арыслан (23 июль-23 август)
Кәгазь эшләрен май ахырына калдырсагыз, яхшырак булыр. Ә менә уку, эш, командировкалар – барысы да уңышлы узар.

Кыз (24 август-23 сентябрь)
Мәхәббәт фронтында - идиллия, тынычлык һәм гармония. Сөеклегез белән бер-берегезне сүзсез дә аңлап, саклап яшәрсез. Әлегә үз тиңе белән кавышмаганнар бу елда, һичшиксез, гомерлек ярларын очратып, бәхетле гомер кичерәчәк.

Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь)
Үлчәүләргә йолдызлар бу атнада сүзгә килмәскә, гайбәтләргә колак салмаска киңәш итә. Эштә тәвәккәл булу зарур.

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь)
Якыннарыгызга игътибарыгызны арттыра төшегез. Гаиләдә татулыкны саклап калу Чаяннарның үзләреннән тора: өйдәгеләргә артык бәйләнә башламадыгызмы и

Укчы (23 ноябрь-21 декабрь)
Акча эшлим дип берничә эштә эшләп, сәламәтлегегезне какшатуыгыз бар. Гайбәт ишеттерүләре бар, интригалардан ераграк йөрегез.

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар)
Кәҗәмөгезләрнең хезмәт хакларын күтәреп куюлары ихтимал. Эшегезне җитәкчелек күреп бәяләгәч, эшләгән саен эшлисе генә килеп тора.

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль)
Начар гадәтләр белән гомерлеккә хушлашып, спорт белән шөгыльләнә башлагыз.

Балык (19 февраль - 20 март)
Эш дип башыгызны ташлап чапмагыз әле, башта ныгытып уйлагыз. Организмыгыз сезгә «миңа игътибар кирәк» дигән сигналлар җибәрә, ә сез ишетмисез.

http://muslumirc.ru/news/httpmuslumircrunewswidgetlistgoroskop-tat/yoldyznam-13-19-may

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев