Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

Йолдызнамә (12-19 май)

Эш белән мәшгуль булу сезне кирәкмәгән адымнар ясаудан саклап калыр. Әлбәттә, сез барыбер берәрсе белән ачуланышырга вакыт табарсыз. Конфликтка кермәс өчен, вакытыгызны нәтиҗәле хезмәткә багышлау яхшырак булыр.

Кучкар (21 март – 20 апрель)

Хезмәттәшләрегезнең һәм кул астында эшләүчеләрнең проблемалары белән күбрәк кызыксыныгыз, сезгә коллективта дустанә шартлар булдыру кирәк. Яңа эшкә күчәргә теләүчеләр өчен уңайлы вакыт: эзләсәгез, табарсыз.

 

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)

Игътибарыгызны иң төп мәсьәләгә юнәлтергә тырышыгыз, ул чагында вак-төяк күңелсезлекләр максатларыгызны тормышка ашыруга комачауламаячак. Хәзер административ мәсьәләләрне хәл итү, хисап һәм салым декларацияләрен әзерләү өчен уңайлы вакыт.

 

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)

Куйган бурычларны тормышка ашырганда ашыкмагыз, төшенкелеккә бирелмәгез. Сез максатыгызга таба дөрес барасыз. Үзегезнең көчегезгә ышаныгыз. Бик тиздән сезнең шәхси тормышыгызда сөенечле радикаль үзгәрешләр булачак.

 

Кысла (22 июнь – 22 июль)

Тормышыгыздагы тотрыклылык һәм оптимистик кәеф сезгә каршылыкларны җиңәргә һәм теләсә нинди ситуациядән җиңүче булып чыгарга мөмкинлек бирәчәк. Тик беркая да соңга калмаска тырышыгыз, чөнки шуның аркасында проблемалар туарга мөмкин.

 

Арыслан (23 июль – 23 август)

Кемнеңдер иҗади процессына кушылу мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Аны кулдан ычкындырмагыз, алдыгызда яңа перспективалар ачылырга тора. Күп кенә аңлашылмаучылыклар һәм җитешсезлекләр үткәндә калачак, хезмәттәшләрегез белән дә һәм гаиләдә дә мөнәсәбәтләр җайга салыначак.

 

Кыз (24 август – 23 сентябрь)

Киләчәгегез турында кайгыртуга никадәр күбрәк көч куйсагыз, сезгә кыенлыкларны җиңеп чыгу шулкадәр җиңелрәк булачак. Эштә һәм гаиләдә һәм гомумән әйләнә-тирәгездәге кешеләрнең канәгатьсезлеген тоярсыз. Ләкин бу ялган тойгы: сезгә шулай тоела гына.

 

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)

Тормыш дәрәҗәгезне күтәрергә мөмкинлек бирәчәк эшлекле сөйләшүләр көтелә. Пәнҗешәмбе көнне эштә артык активлык һәм инициатива күрсәтмәвегез яхшырак, чөнки бу кемнәрдәдер көнчелек уятырга мөмкин. Җомга көнне башыгызга бер бик шәп идея киләчәк.

 

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)

Бу атнада килеп туган вәзгыять сездән зур активлык таләп итәргә мөмкин, аның каравы шәхси тормышыгызда да, эшегездә дә уңышка ирешүгә бөтен шанслар да бар. Ял көннәрен театр-кино һәм күргәзмәләргә багышласагыз яхшырак булыр.

 

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)

Сез үзегезнең алыштыргысыз хезмәткәр икәнегезне аңларсыз, һәм җитәкчелек моны югары бәяләячәк. Сезне бик күп эшлекле элемтәләр, кыска сәфәрләр көтә. Күңелле аралашудан баш тартмагыз, җомга киче дусларыгыз белән ашыкмыйча гына әңгәмә кору өчен яхшы.

 

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)

Эштә бик нык алҗырсыз сыман. Җитәкчегез дә гел сездән гаеп табып кына торачак. Шуңа күрә азрак сөйләшегез һәм күбрәк эшләгез. Үзегезнең дипломатлык сәләтегезне файдалансагыз яхшырак булыр. Ул сезгә күп кенә кирәкмәгән конфликтларны читләтеп узарга ярдәм итәчәк.

 

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)

Шактый актив, вакыйгаларга бай атна. Сәфәрләр, яңа партнерлар белән элемтәләр һәм яңа проектлар турында фикер алышулар көтелә. Сөйгән кешегезнең сезне кайгыртуын тою һәм күптән күрешмәгән дусларыгыз белән очрашу күңелегезне җылытачак.

 

Балык (19 февраль – 20 март)

Эш белән мәшгуль булу сезне кирәкмәгән адымнар ясаудан саклап калыр. Әлбәттә, сез барыбер берәрсе белән ачуланышырга вакыт табарсыз. Конфликтка кермәс өчен, вакытыгызны нәтиҗәле хезмәткә багышлау яхшырак булыр.

 


Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев