Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

Йолдызнамә (10-17 февральгә)

Бу атнага безгә йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?

КУЧКАР Атна дәвамында травмалар алу куркынычы югары булган эш белән шөгыльләнергә кирәкми. Бу бигрәк тә спорт ярышларында катнашуга кагыла. Дуслар белән мөнәсәбәтләр яхшырачак, шулай ук сөйгәнегез белән дә. Ял көннәрен дуслар белән бергә күңел ачу чараларында үткәрү кулайрак.

БОЗАУ Никахта торучы бозаулыларның партнеры белән мөнәсәбәтләре начарланырга мөмкин. Хәзерге вакытта кискен мәсьәләләр буенча фикер алышу белән шөгыльләнергә кирәк түгел. Бик шһәмиятле булмаган эшләрегезне читкә куеп торыгыз. Атна ахырында сезнең алда яңа мөмкинлекләр ачылачак.

ИГЕЗӘКЛӘР Сәламәтлек белән проблемалар килеп чыгарга мөмкин. Бәлки, терәк-хәрәкәт яки йөрәк-кан тамырлары системасының хроник авырулары үзе турында искәртер. Иммунитет какшарга мөмкин, шуңа күрә профилактика чараларына игътибарны арттырырга кирәк. Сәламәт яшәү рәвеше алып бару, реңим саклау бик мөһим.

КЫСЛА Балалары булган гаиләләргә, бәлки, аларны тәрбияләүдә авырлыклар белән очрашырга туры килер. Балагыз сезне тыңламаска мөмкин. Тәрбиянең катгыйрак алымнарын куллану ярдәм итмәскә мөмкин. Шуңа күрә балага күбрәк мөстәкыйльлек бирегез һәм тыныч кына күзәтегез. Проблемаларның сәбәбе – баланың яшьтәшләре белән мөнәсәбәтләре катлаулануда булырга мөмкин.

АРЫСЛАН Атна дәвамында гаиләдә каршылыклар көчәергә мөмкин. Ата-аналар белән бергә яшисез икән, төрле буын арасында мөнәсәбәтләр проблемасы кискенләшер, мөгаен. Низагны кискенләштерергә кирәкми, бары берничә көн өйдә азрак булырга тырышыгы. Өлкән туганнарыгыз белән азрак очрашканда аларның канәгатьсезлеге сәбәбе нидә икәнен аңларсыз. Ял көннәрендә хәл тотрыклана. Бу уку, дуслар һәм танышлар белән аралашу өчен уңайлы вакыт.

КЫЗ Атнаның беренче яртысы шактый киеренке булырга мөмкин. Бәлки, сезнең тирә-юньдәгеләр белән аралашу теләге югалыр, бу читләштерүгә, конфликтларга китерәчәк. Шул ук вакытта бу кешеләр белән кирәкмәгән элемтәләрдән арыну өчен кулай вакыт. Атнаның икенче яртысы матди мәсьәләләрне хәл итү өчен уңайлы, шул исәптән шәхси әйберләр яки көнкүреш техникасы сатып алу өчен.

ҮЛЧӘҮ Балалар һәм тормыш иптәшегез өчен бүләкләр алырга кулай вакыт түгел. Мондый сатып- алу бик уңышсыз булырга мөмкин. Шулай ук бу яраткан кешең белән финанс мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен дә уңай вакыт түгел: бу җәхәсләшүгә китерер. Атнаның икенче яртысы романтик мөнәсәбәтләрне ныгыту белән бәйле булачак.

ЧАЯН Ата-аналар, гаилә әгъзалары һәм якын туганнар белән аралашу авыр булачак. Принципиаль мәсьәләләр буенча бәхәскә кермәгез, бу бигрәк тә гаиләдә вазифаларны бүлүгә кагыла. Атнаның икенче яртысында киеренкелек кимиячәк, ә туганнар белән мөнәсәбәтләр тотрыклана. Ялгызлыкта калып уйлану өчен җай табыгыз. Бу сезгә соңгы көннәрдә булган вакыйгаларны анализлау, күңел тынычлыгын табу мөмкинлеген бирер.

Укчы Тирә-юньдәгеләр белән аралашуда сак булырга кирәк. Яңа танышулар өчен, бигрәк тә сездән өлкәнрәк булган кешеләр белән, уңай вакыт түгел. Шулай ук төнге урамда ялгыз йөрергә, таныш булмаган кешеләргә машинага утырырга кирәкми. Атна ахырында эшлекле һәм дустанә элемтәләр активлаша.

КӘҖӘМӨГЕЗ Финанс кыенлыклары белән очрашырсыз. Агымдагы чыгымнарга акчагыз җитмәсә дә, дуслардан ярдәм сорарга, бурычка акча алырга кирәкми. Алар ярдәм итүдән баш тартырга, бу очракта сездә үпкә хисе һәм канәгатьсезлек туарга мөмкин. Шулай ук бу бәйрәм итәр вакыт та түгел. Атна хезмәт эшчәнлеге, карьерада күтәрелү һәм матди мәсьәләләрне хәл итү өчен уңайлы.

СУКОЯР Куелган максатларга ирешү юлында җитди каршылыклар белән очрашырга туры киләчәк. Атна ахырында сезнең интеллектуаль сәләтегез көчәя, яңа белемнәр алу, күзаллауларны киңәйтү ихтыяҗы артачак. Хәзер туристик сәяхәтләр өчен уңайлы вакыт.

БАЛЫК Хакимият вәкилләре белән мөмкин кадәр азрак хезмәттәшлек итегез. Закон нормаларын төгәл үтәгез, бигрәк тә автомобильйөрткәндә. Сәяхәтләр өчен кулай вакыт түгел. Атнаның икенче яртысында маҗараларга юлыгуыгыз мөмкин. Спорт ярышларында катнашсагыз, фәнни-тикшеренү эшләре белән шөгыльләнсәгез яхшырак булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев