Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

Йолдызнамә (30 декабрь - 5 гыйнварь)

Бу атнага безгә йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?

Кучкар (21 март-20 апрель)

Бу атнада бизнес өлкәсендә дә, мәхәббәт өлкәсендә дә сөенечле вакыйгалар күп булачак. 

 

Үгезбозау (21 апрель-20 май)

Акчагызны җилгә чәчмәгез, атна ахырында көтелмәгән чыгымнар булуы ихтимал.

 

Игезәкләр (21 май-21 июнь)

Көч-дәртегез ташып торса да, энергиягезне кирәкмәгәнгә сарыф итмәскә тырышыгыз әле. 

 

Кысла (22 июнь-22 июль)

Өстәмә керем алу чыганагы табылачак. Җитди карарлар кабул итүне киләсе атнага калдырып торыгыз.

 

Арыслан (23 июль-23 август)

Күңелле вакыйгаларга бай атна. Нинди эшкә тотынсагыз да, башкарып чыгачаксыз.

 

Кыз (24 август-23 сентябрь)

Бу атнада сезгә көч, энергия, илһам килүен сизәрсез. Моннан файдаланып калыгыз, вакытыгызны бушка үткәрмәгез.

 

Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь)

Үлчәүләрне эштә күңелле яңалыклар көтә. Кайбер Үлчәүләрнең хәтта чит илгә яшәргә күченеп китү ихтималы да бар.

 

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь)

Тормышта уңышка ирешү өчен кеше сүзен түгел, йөрәгегезне тыңлагыз. Эчегезне тырнап, күптән борчыган сорауларыгызга үзегез үк җавап таба алырсыз. 

 

 Укчы (23 ноябрь-21 декабрь)

Гаиләдәге, эштәге уңышсызлыклар әкренләп артка чигенә башлар. Моның өчен дусларыгызга рәхмәт әйтегез, алар булыша

 

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар)

Организмыгыз ял сорый, шуңа күрә кыска вакытлы гына булса да ял алсагыз, комачауламас иде. 

 

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль)

Таныш булмаган яки күптән түгел генә танышкан кешеләргә ышанмаска, сак булыр­га киңәш ителә.

 

Балык (19 февраль - 20 март )

Яраткан кешегезнең кимчелекләренә күз йомарга өйрәнсәгез, тормышыгыз җайланыр.

 

Фото:  http://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев