Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

Йолдызлык билгесенә карап ябыгу

Кемнең ничек ябыгуы аның нинди йолдызлыкта тууы белән бәйле икән.

Кәҗәмөгез

Бу йолдызлыкта туганнар ябыгырга тотыналар икән, ипи белән судан башка берни ашамыйлар. Күп ашаганнарны да тәнкыйть утына тоталар. Ярамый алай күп ашарга! Алар беләләр инде: яшәү өчен кешегә көнгә бер литр су һәм бер уч дөге дә җитә, калганы – артык. Тик төнгә кергәч, ашамый торудан тыяла алмыйлар. Иртән төнге ашавы өчен намусы борчый. Көне буе үзен җәзага утырта – дөге дә булмаячак. Ябыгалар бик тиз. Нервылардан. 

 

Сукояр 

Сукоярлар традиция буенча ябыга. Иң элек ул диетага утырырга бөтен көчен туплый. Бу бик озакка сузыла. Берничә дүшәмбе узып китәргә мөмкин. Тик бер көнне уяна һәм аңлый: булды – ябыга. Һәм ябыга. 

 

Балыклар

Балыклар диета гына ябыктырырга мөмкин дип ышаналар. Штанга – кызлар өчен түгел. Алар берьюлы өч диетага утырырга мөмкин, чөнки бер белән генә тамаклары туймый. Иң кызыгы да шунда: шулай эшләп бик тиз ябыга торган бердәнбер йолдызлык билгесе ул.  Бөтен сере бу кешеләрнең хыяллана белүендә. Алар уйларында үзләрен бик нәфис, матур итеп тасвирлый. Ул чынга ашмый калмый. 

 

Кучкар 

Кучкарның ачуын чыгарасыгыз килә икән – аны берәр нәрсәдән тыегыз.  Ачуы чыккан Кучкардан да куркыныч кеше юк. Шуңа күрә дә Кучкарлар бервакытта да диетага утырмый. Бу файдасыз, чөнки якыннары һаман саен аңа ризык тәкъдим итеп торачак. Диетада утырмыйлар, ә менә спортны үз итәләр. Бигрәк тә штанганы.

 

Үгезбозау

Бу йолдызлыкта туганнар күп ашарга мөмкин булган диетаны сайлый. Ашаудан баш тарта алмыйлар. Ябыгырга теләгән Үгезбозаулар диетага утырырга телиләр икән, килограммлап яшелчә сатып алалар. Аларга нәрсә дә булса кимерергә кирәк. Алай да ябыга алмыйлар икән, баралар да кибеттән артык килограммнарын каплый торган кием сатып алалар. 

 

Игезәкләр

Бу йолдызлыкта туганнар ябыгырга телиләр икән, миссионер эшен башлыйлар. Берүзең генә ябыгу күңелсез, шуңа күрә фикердәшләр эзли башлыйлар. Бергәләп ябыгырга өндиләр.  Игезәкләрне бөтен кеше дә ярата, шуңа күрә зур компания җыелырга мөмкин. 

 

Кысла 

Кыслалар диетага ышанмыйлар. Алар фикеренчә, бер генә алым белән артык килограммнарны бетерергә була: ашауны үзгәртергә. Гомергә! Шуңа күрә ябыгырга уйлаган Кыслалар  вегетарианга  әйләнергә мөмкин.  

 

Арыслан 

Арысланнар ябыгалар икән, бу эшне колачлап башкара. Аз ашау, иртән йөгерүләр – соры тычканнар өчен, ә ул бит – арыслан!  Алар үзләренә бер кәрзин экзотик җиләк-җимеш, ябыгу өчен гаджетлар, иң кыйммәтле фитнес клубка абонементлар, соңгы моделле кроссовкалар сатып ала. Әлбәттә, аның шәхси тренеры булачак.  Соңыннан Арыслан чынлап та ябыга башлый, чөнки акчасы «Доширак»ка гына калачак. 

 

Сөмбелә

Алар фән буенча ябыга. Аңа кадәр әле ул ябыгу турында бик күп укыячак. Соңыннан үзе  өчен идеаль ашау, тренировка өчен программа әзерли.  Өч көн план буенча ашап кына яши әле ул.  Аннан соң аның күз уңына йога, яңача төрле ашау турында язмалар эләгә һәм аларны өйрәнә башлый. Ябыга ул, чөнки уку арасында ашарына вакыты калмый. 

 

Үлчәү

Алар да җәй җитәрәк ябыгырга уйлый һәм бу проблеманы хәл итүне, гадәттәгечә, башкалар иңенә сала. Ә аралашу мохите бик зур, шуңа күрә арада диетологлар да, нутрициологлар да, тренерлар да табылачак. Менә алардан ябыгуга җиңел юл таптырачак инде Үлчәү. 

 

Чаян 

Чаяннар җәйгә берни эшләми генә ябыга. Яз, кошлар сайрый, мәчеләр мияулый, ир-атлар шундый матур итеп карый. Шул рәвешле, ашау кайгысы калмый аларда.  

 

Укчы 

Гадәти итеп ябыга: мускул массасын югалтмас өчен, тортка урын калдыру өчен каллорий дефицитын санап чыгаралар, программа тренировкасын әзерлиләр. Озак вакытка сузылган план төзиләр һәм... бу  уйлардан алҗып китеп, пиццага заказ бирәләр. Авыр эш бу  – ябыгу. 

 


Фото:

ЧЫганак:  http://syuyumbike.ru/news/goroskop/yoldyzlyk-bilgesen-karap-yabygu-balyklar-khyyalda-smbel-fn-buencha

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев