Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

Йолдызлык билгеләре буенча ачу килү сәбәпләрен ачыклау

Барыбызның да нәрсәгә булса да ачуы килә: һава торышына, транспортка, әйләнә-тирәдәгеләрнең үз-үзен тотышларына. Гадәттә, аны күрсәтмәскә тырышабыз. Без бит тәрбияле кешеләр. Тик һәрвакыт яшереп булмый. Сезне нәрсә нәфрәтләндергәнне беләсегез киләме?

Кәҗәмөгез 

 Төпле фикерләре булмаган, трай тибеп йөрүчеләр бик каты ачуларын китерә. Бәхеткә, Кәҗәмөгез һәрвакыт нәрсә белән булса да шөгыльләнә, шуңа күрә әйләнә-тирәдәгеләргә артык игътибар итми. Әмма бер проблема бар:   Кәҗәмөгез хатын-кызларның шәхси тормышларында андый кешеләр барлыкка килә икән, аларны гомере буе күрә алмыйлар, тик ташламыйлар. Чөнки бу йолдызлык астында туган кешеләр, дөньяда һәрнәрсә дә дөрес булырга тиеш дип саный. Димәк, тиз арада төзәтергә тырышалар. 

Сукояр  

Сукоярлар җәдвал (расписание) буенча яшәргә яратмый. Дөрес, аларның характерлары моңа каршы актив рәвештә протест күрсәтергә мөмкинлек бирми, шуңа алар эндәшми генә көрәшә. Мәсәлән, аларны кичтән иртәнге сигездә өйдән чыгып китәргә кирәк, дип кисәтәсең икән,  ә алар икенче көнне шул вакытта уяна гына әле.  

Балыклар 

Балыклар бәйлелекне, тәгаенрәк әйтсәк, нәрсәгә булса да бәйле кешеләрне  күралмый. Бигрәк тә эчкечеләргә нәфрәтләнә. 

Кучкар 

Баш бирмәгәннәр җен ачуларын чыгара.  Кучкарлар – нәрсә эшләргә кирәклеген бик яхшы беләбез дип яшәүчеләр. Башкалар эшне боза гына дип саный. Берәрсе тыңларга теләми икән, бик газаплана.  

Үгезбозау 

Көтелмәгән үзгәрешләрне күралмый. Үзгәрешләр масштабының нинди булуы алар өчен мөһим түгел. Мәсәлән, әлеге йолдызлык астында туган хатын-кызларның чәенә шикәр саласың икән, аларның ачулары кайный башлый:  баллы чәй эчәргә гадәтләнмәгәннәр чөнки. Шул ук вакытта Үгезбозаулар хәл итә алмаган проблема юк. Иң куркыныч үзгәрешләр дә аларны юлларыннан тайпылдыра алмый. Үгезбозау борыныннан ут чыгарып булса да, алга барачак.  

Игезәкләр 

Игезәкләр күрә алмаган ике әйбер бар: кагыйдә һәм көнкүреш.  

Кысла

 Тиз арада карар кабул итә  торган хәлләр Кысланың ачуын китерә. Килеп чыккан проблеманы алар берсүзсез хәл итәчәк, тик бу очрак хакында тагын бер ел искә алачак әле.  

Арыслан

Арыслан көчләү һәм мәҗбүр итүгә нәфрәтлә. Шуңа күрә көчсезләрне җәберләүчеләргә  каршы  көрәшкә ташлана. Сугышчан Арыслан моны көчсезләрне жәлләү йөзеннән эшләми – хөрмәт итмәгәннәрне жәлләп буламыни? Ә бәлки чираттагы тапкыр үзләренең текә булуларын күрсәтергә сәбәп кенәдер бу.  

Сөмбелә  

Тәртипсезлекне яратмый.  Ачуы килгәнен күрсәтми, шуңа күрә эчендә ут кайнаганын бик азлар гына сизә. Ә иң күралмаганы: кешенең уйларындагы тәртипсезлеге. Монда инде Сөмбелә тыелып тора алмый. 

Үлчәү 

Үлчәү низагка нәфрәтләнә. Аны үзләре беркайчан да башламый, әмма башка берәү җәнҗал чыгарырга уйлый икән, аны ничек тә читләтеп үтәргә тырыша.  Талашучылар шундый ямьсезләр, ә Үлчәү матурлыкны ярата. Булган низаг хакында айлар буе уйланып йөрергә мөмкин.  

Чаян  

Икейөзлелекне күралмый. Шул ук вакытта артык тәрбияле, акыллы, затлы кешеләр дә ачуларын чыгара. Чаян, бигрәк тә хатын-кызларны, кешене үтәли күрәм, дип саный. Сүз уңаеннан: бу дөреслеккә туры килә. 

Укчы 

Пессимизмны җеннәре сөйми.  Шул ук вакытта Укчы берәүне дә ярдәмсез калдырмый, нахаксыз рәнҗетелгәннәрне һәрвакыт яклап чыгарга әзер, алар нәрсә дә булса эшләргә җыенсалар гына. Елап кына утыралар икән, нәфрәтләнгән вакытта Укчының нинди булганын күрәчәкләр.  Ачуланган Укчы яныннан үз аякларың белән китү – бик сирәк уңыш ул.  

Фото: http://pixabay.com

Чыганак:  http://syuyumbike.ru/news/belmesen-bel/achu-kil-yoldyzlyk-bilgelre-buencha-sbplren-achyklau

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев