Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

Йолдызлар билгесендә сез нәрсә яшерәсез?

Йолдызларның күңелләре нинди?

Кучкар

Моңсу романтиклар.  Һәрвакыт мәхәббәт, аңлау, кочаклауга мохтаҗлар. Әмма башкалар аларны көчле һәм мөстәкыйль кешеләр  дип кабул итә.

 

Үгезбозау

 Эчке дөньялары гаять бай булган, аралашырга яраткан кешеләр. Алар теләсә нәрсә турында энтузиазм белән озаклап сөйли ала.  Ә әйләнә-тирәдәгеләр аларның  елмаеп торган интроверт булуларына ияләшкән.

 

Игезәкләр

 Кайберчакны чын күңелләреннән үз-үзләрен күрә алмыйлар. Тырышлыкларын, гамәлләрен бәяли белмиләр. Башкалар исә аларны бик аралашучан, ярдәмгә мохтаҗ булмаган  кешеләр дип саный.

 

Кысла

Кайчак эзсез югалырга телиләр. Әмма әйләнә-тирәдәгеләр аларның киң күңелле булуларына өйрәнгән. Алар өчен кыслаларның игътибарлы булуы  гадәти хәл.

 

Арыслан

Ялгыз һәм көчсез дә була алар.  Бусы –  битлекләре салынган халәт. Ә көндәлек тормышта арысланнар тирәсендәге компания –  иң якын дуслары, ә  үз-үзләренә ышанычлары көчле рухлы булуларыннан дигән алдаугыч тәэсир туа. Чынлык та исә арысланнар «уйный».

 

Кыз

Эчке проблемлары күп. Күңелләре тиз сүрелә. Кайчак хәтта проблемадан чыгу юлларын күрмиләр. Әмма башкалар аларны  һәрвакыт нидер эшләүче, әйләнә-тирәдәгеләрнең зарларын тыңлаучы дип кабул итә.

 

Үлчәү

Бик күңелсез була алалар. Берәр авырлыкка очрасалар,  яхшы әйберләрне генә күреп, яшәүләрен дәвам итәргә бик авыр аларга. Әмма  әйләнә-тирәдәгеләр өчен алар һәрвакыт елмаеп торган, һәр очракка мәзәк сөйли алган кешеләр.

 

 

Укчы

 

Арысланнар кебек үк ялгызлар. Бик еш үз гамәлләрендә шикләнәләр. Аның күңелен белмәгәннәр исә укчыларны бервакытта да үпкәләтеп булмый, кәефләре дә һәрвакыт күтәренке булып кала дип уйлый.

 

Кәҗәмөгез

Бик еш үзләрен җиңелүче дип хис итәләр. Ул вакытларда холыклары буенча йомык булганга бер кешегә дә мөрәҗәгать итә алмыйлар. Башкалар өчен алар барлык эшләрен алдан планлаштырып куйган  хиссез роботлар.

 

Сукояр

Бу дөньяның астын-өстен әйләндерә алырлык җүләр генийлар.  Күпләр аларны аңламый,  хәтта бераз сәеррәк дип саный.

 

 Балык

Бик ярдәмчел, аңлаучан, үзләре дә  һәрвакыт аңлау эзләүчеләр, ярдәм көтүчеләр. Әмма тирә-яктагылар балыкларны үзләре уйлап тапкан дөньяда яшиләр, шуңа күрә  аларга беркем һәм бернәрсә кирәкми дип ялгышалар.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев