Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

Йодызнамә 16-22 декабрьгә

Бу атнага безгә йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?

КУЧКАР

Бу атнада, мөгаен, эш һәм көнкүреш мәсьәләләре беренче урынга чыгар. Сездән ярдәм һәм наз көтүчеләргә битараф булмагыз. Якын кешегезнең мәшәкатьләре булуы ихтимал. Кайбер Кучкарларга яңа хезмәттәшен шефлыкка алырга, зур булмаган коллектив белән идарә итәргә туры килер. Шәхси мөнәсәбәтләрдә исә боерык бирүче ролендә булмау хәерлерәк.

 

ҮГЕЗБОЗАУ

Бу атнада матди яктан уңай үзгәрешләрне сизми калмассыз. Кемдер ярыйсы гына премия алыр, кемдер уңышлы килешү төзер, кемдер үзенә кирәк булмаган нәрсәне отышлы бәядән сатып җибәрер. Уку процессы белән бәйле бар нәрсәгә аеруча игътибарлы булу зарур.

 

ИГЕЗӘКЛӘР

Бу атнада эштә аеруча сак булу кирәк, чөнки хаталар җибәрү ихтималы зур. Югыйсә тәнкыйть утына эләгүегез бар. Тулаем алганда, әлеге атна дусларча очрашулар, отышлы сатып-алулар, бүләкләр белән сөендерер. Ялгызларга яңа танышуларга битараф булмаска киңәш ителә.

 

КЫСЛА

Бу атнада артык эшләмәү зарур, ару хисе тоярсыз. Эштән ял итеп алу мөмкинлеге булмаса, аларны ашыкмый гына башкарыгыз. Көн тәртибенә күчемсез милек белән бәйле мәсьәлә куелыр. Туганнарыгыз һәм якыннарыгызның киңәшләренә бик үк колак салмагыз. Чөнки алар дөрес булмаска мөмкин.

 

АРЫСЛАН

Нечкә күңелле кешене үпкәләтүегез бар. Мөгаен, бу эш белән бәйле булыр, җитәкчелек белән аңлашылмаучанлык килеп чыгу ихтималы зур. Кеше белән аралашканда гына түгел, транспорт белән идарә иткәндә дә сак булу зарур. Якын көннәрдә гаилә бюджеты тулыланыр.

 

КЫЗ

Мөгаен, бу атнада яңа ел могҗизасы белән очрашырсыз. Югалган предметны табарсыз. Күптән хыялланган әйберне бүләк итәрләр. Күңелегезгә ятышлы кеше кунакка килер.

 

ҮЛЧӘҮ

Бу атнада экстримнан тыелып тору зарур. Эшләрне тыныч кына, ашыкмый гына башкару кирәк. Вак-төяк проблемалар туарга мөмкин. Бәлки, якын кешегез кыен хәлгә куяр. Җитәкчелек белән аралашканда сабыр булу зарур. Көтелмәгән җирдән акча керер. Отышлы бәядән сатып-алу ихтималы зур. Ял көннәрендә йорт-җирегезне тәртипкә китерү белән мәшгуль булыгыз.

 

ЧАЯН

Үз алдыгызга куйган максатларыгызга ирешерсез. Актив булуыгыз ярдәмгә килер. Үзегезгә игътибарны арттыру зарур: туйганчы йоклагыз, саф һавада йөреп керегез, витаминнар кабул итегез, массаж ясатыгыз, мунчага барыгыз. Иҗат белән мавыгучыларга һава алыштырып кайту файдалы булыр.

 

УКЧЫ

Вакыйгаларны ашыктырмагыз. Барысы да үз көенә барсын, азарт белән бәйле эшләр турында сүз барганда әлеге киңәш аеруча урынлы булыр. Көнкүреш мәсьәләләренә игътибарны арттыру кирәк. Җитәкче белән низагка кермәү хәерле. Якын кешеләрегез белән мөнәсәбәтләрне җайлагыз. Атна ахырында үтенеч белән мөрәҗәгать итәрләр, бу сезне кыен хәлгә куяр. Мәсьәләне, низагка кермичә, тыныч юл белән хәл итү урынлы булыр.

 

КӘҖӘМӨГЕЗ

Якын кешегез кыен хәлгә куярга мөмкин. Мөгаен, аның аркасында планнарыгыз барып чыкмас. Сезгә көнләшеп караучылардан ераграк торыгыз. Иң яхшысы – үзегезгә игътибарны арттырыгыз, сәламәтлегегезне кайгыртыгыз, ял итеп алыгыз.

 

СУКОЯР

Мөгаен, бу атна бетмәс-төкәнмәс сюрпризлардан торыр. Күптән ошатып йөргән кеше комплимент әйтер, сезгә игътибарын арттырыр. Туганыгыз кыйммәтле бүләк бирер. Күптән күрешмәгән дустыгыз кунакка килер. Бала тәрбияләүче Сукоярларга зарарлы гадәтләрдән арыну зарур, сез бар яклап үрнәк булырга тиеш.

 

БАЛЫК

Бу атнада теләсә кайсы эшне ерып чыга алырсыз. Карьера мәсьәләсендә аеруча уңыш елмая. 2019 елны яңа вазифада озату яки ел ахырында яхшы хезмәт хакы алу мөмкинлеге бар. Мәхәббәт өлкәсендә экспериментларга бармау хәерле. Чыгымнарыгызны чикләгез. Атна ахырында отышлы бәядән кыйммәтле әйбер сатып алу ихтималы зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев