Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

Яңа елдан ниләр көтәргә? 2019 елга йолдызнамә

Астрологлар әйтүенчә, Кабан елы зур мөмкинлекләр һәм куанычлы яңалыклар алып киләчәк. Барлык үпкәләр онытылыр. Хәтта күптән сүзгә килеп йөрүчеләр дә дуслашыр. Гомумән, бу ел Эт елына караганда шактый яхшырак узачак, ди күренекле белгечләр. Йолдызлар ни юраса да, Яңа ел һәрберебезгә яхшы хәбәрләр, яңа сөенечләр, иминлек алып килсен!

КҮСЕ (1936, 1948, 1960, 1972, 1984, 1996, 2008) Кабан елы күңелле мизгелләргә, уңышлы башлангычларга бай. Әмма ел уртасында йолдызлар үтә дә сак булырга киңәш итә. Бер танышыгыз шикле проектта катнашырга үгетләргә мөмкин. Тик нык торыгыз, ризалаша күрмәгез. Ник дигәндә, бу проект зур сумма акча югалтуга китерергә мөмкин. Сезнең өчен 2019 ел мәхәббәттә зур уңышлар вәгъдә итә. Ялгызлар гомерлек парын очратып, көзгә үк туй гөрләтер. Күптән бергә булганнар да күңелле вакыйгаларга куанып бетә алмас. Тормышка җиңелрәк карагыз. Стресс, юкка-барга борчылу, хафалану нерв системасын какшата. Җиңел спорт төрләре белән шөгыльләнегез. Мәсәлән, йога кәефне яхшыртырга, борчуны, стрессны киметергә, гармония, тынычлык тудырырга сәләтле.

ҮГЕЗ (1937, 1949, 1961, 1973, 1985, 1997, 2009) Сезне хәерле үзгәрешләр көтә. Һөнәри өлкәдә яңа мөмкинлекләр туачак, уңай перспективалар ачылачак. Зур уңышларга ирешер өчен, Сезгә актив, үҗәт һәм тәвәккәл булырга кирәк. Гаиләлеләр яшәү урынын алыштырырга теләр. Андый күңелле мәшәкатьләр мәхәббәтегезне яңартыр, сөйгәнегез белән хәтта ширбәт аена кайткандай булырсыз. Парсызлар үз яртысын табып, ноябрь-декабрьгә туй уздырыр. 2019 елда кавышкан парлар бәхетле гомер кичерәчәк, дип фаразлана. Шуңа да үз почмагыгызда бикләнеп утырмагыз, төрле чараларда катнашыгыз, танышыгыз, кавышыгыз! Нерв авырулары борчырга мөмкин. Табиб белән киңәшләшеп, тынычландыра торган дарулар эчегез. Бар чирләр дә стресстан икәнен онытмасагыз иде.

ЮЛБАРЫС (1938, 1950, 1962, 1974, 1986, 1998, 2010) Быел моңаеп, кул кушырып утырырга туры килмәс. Бу ел тормышыгызны бар яклап яхшыга үзгәртергә мөмкин. Бер танышыгыз уртак бизнес ачарга тәкъдим итәр. Йолдызлар Сезгә бернидән дә курыкмыйча тәвәкәлләп карарга киңәш итә. Шәхси өлкәдә зур үзгәрешләргә әзер булыгыз. Ел романтик очрашулар, күңелле маҗаралар, сөенечле вакыйгаларга бай булмакчы. Бу елны танышкан парлар, һичшиксез, кавышачак, ди йолдызлар. Бала турында хыялланганнар теләкләрен тормышка ашырачак. 2019 ел сәяхәтләр өчен кулай. Бигрәк тә диңгез буенда ял итү сәламәтлегегезгә хуш килер. Аннан Сез бер елга җитәрлек тән сихәте алып кайтырсыз.

КУЯН (1939, 1951, 1963, 1975, 1987, 1999, 2011) Кабан Куянга ел әйләнәсенә ярдәм итеп торачак. Шуңа да бер курыкмыйча, теләсә нинди эшкә дә тотынырга була. Матди хәлегез дә яхшырачак. Яңа кызыклы тәкъдимнәр кабул итәчәксез. Тик шунда ук ризалашмагыз, уңай һәм кире якларын исәпләп карагыз. Мәхәббәттә тынычлык һәм гармония. Сөеклегез белән бер-берегезне сүзсез дә аңлап, саклап яшәрсез. Әлегә үз тиңе белән кавышмаганнар бу елда, һичшиксез, гомерлек ярларын очратып, бәхетле гомер кичерәчәк. Сәламәтлегегезне кайгыртыгыз. Салкыннан сакланыгыз. Спорт белән шөгыльләнегез.

АЖДАҺА (1940, 1952, 1964, 1976, 1988, 2000, 2012) Йолдызлар 2019 ел бәхетле һәм үтә дә уңышлы булыр дип фаразлый. Сезне ел “хуҗа”сы бүләкләр белән сөендерер. Бу яңа эш урыны, икенче вазыйфа, матди тотрыклылык та булырга мөмкин. Бизнес ачарга теләүчеләргә зур уңыш елмаер. 2019 ел – үткәндәгеләр белән хушлашу елы. Уңышсызлыкка дучар булган мөнәсәбәтләрдән арынып, көнчел, йөдәткеч кешеләр белән араларны өзеп, тормышыгызны өр-яңа биттән башлап җибәрегез. Яңа елда яңа танышлар, яңа мәхәббәт, яңа бәхет көтә. Сәламәтлегегездән зарланмассыз. Күбрәк саф һавада булып, актив ял итү турында онытмагыз.

ЕЛАН (1941, 1953, 1965, 1977, 1989, 2001, 2013) Быел карьера баскычыннан югары күтәрелә һәм өстәмә керемгә ия була аласыз. Бу чорда күпләр яшәү урынын үзгәртер, яңа эш табар. Гомумән, яңа ел яңа тормыш башлау өчен менә дигән вакыт! Могҗизаларга бай, романтик ел көтә. Гомерлек ярыгызны очратып, гаилә корып җибәрүегез ихтимал. Бу елда гаиләгез ишәеп китүе бар. Шуңа да яшәү урынын киңәйтегез, ремонтлагыз. 2019 елда үз-үзегезне ныграк яратыгыз, сәламәтлегегезгә күбрәк игътибар бүлегез. Начар гадәтләр белән хушлашып, спорт белән шөгыльләнә башлагыз.

АТ (1942, 1954, 1966, 1978, 1990, 2002, 2014) Ат елында туучы эшсөярләргә армый-талмый, баш күтәрми эшләргә туры килер. Ел “хуҗа”сы андыйларны ярата: һичшиксез бүләкләр белән куандырачак. Бу елда күптән хыялланган эш урынын тәкъдим итүләре бар. Ризалашыр алдыннан якыннарыгыз белән киңәшләшергә онытмагыз. Мәхәббәт өлкәсенә килгәндә, тыныч, гармониягә бай тормыш көтә. Гашыйк парлар гаилә гору турында уйланыр, мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерергә теләк белдерер. Сәламәтлегегезгә ныграк игътибар бирегез. Файдалы ризыклар гына ашау, туйганчы йоклау, саф һавада йөрү зарур.

КӘҖӘ (1943, 1955, 1967, 1979, 1991, 2003, 2015) Кәҗә елында туучыларны зур уңышлар, куанычлы вакыйгалар, күңелле үзгәрешләр көтә. Бигрәк тә май-июнь айларында. Финанс өлкәсендә ел әйләнәсенә тоткарлыклар булмас, дип көтелә. Шулай да бурычка акча, кредитлар алудан сак булыгыз. Шәхси өлкәдә тынычлык һәм гармония хөкем сөрер. Яңа танышулар, искиткеч матур очрашулар күңелегезгә хуш килер. Мәхәббәтегезне ерак җирләрдән эзләмәгез, ул якында гына. Сәламәтлеккә килгәндә, бар да әйбәт булыр, бары профилактика чараларын күрергә кирәк. Фитнес залларда шөгыльләнү көтелгән нәтиҗә бирер.

МАЙМЫЛ (1944, 1956, 1968, 1980, 1992, 2004, 2016) Сезне уңай үзгәрешләр көтә. Укуда да, бизнеста да, иҗатта да, шәхси өлкәдә дә уңышларга әзер булыгыз. Иң актив чор ел уртасына туры килер. Шул вакытта икенче эш урынына күчүегез ихтимал. Яңа эштә тырышып эшләсәгез, ел ахырына яңа вазыйфа да тәкъдим итәрләр. 2019 елның романтик мизгелләргә бай булуы көтелә. Сөекле кешегез белән икәү генә сәяхәткә барып, мәхәббәтегезне яңартыгыз. Күптән бергә булган парлар бу елны мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерергә теләк белдерер. Нерв авырулары борчуы бар. Андый чакта тынычландыра торган үләннәр эчегез.

ӘТӘЧ (1945, 1957, 1969, 1981, 1993, 2005, 2017) Һөнәри өлкәдә һәрчак тынычлык саклап калырга тырышыгыз. Хыялларны тормышка ашыруда артык активлык, үҗәтлек комачаулар гына. Шәхси өлкәдә, киресенчә, кыюрак булырга кирәк. Сөйгән ярыгыз Сездән беренче адымны көтә. Тәвәккәл булмасагыз, мәхәббәтегездән колак кагуыгыз да бар. Йөрәгегезне тыңлагыз. Сәламәтлеккә килгәндә, дөрес тукланыгыз, вакытында ял итегез. Стресс, тиктомалга борчылу мигрень һәм кан басымы уйнавына китерергә мөмкин. Сезгә тынычландыра торган үләннәр эчәргә, йога белән шөгыльләнергә киңәш ителә.

ЭТ (1946, 1958, 1970, 1982, 1994, 2006, 2018) Сезне тыныч, уңышлы ел көтә. Бу елны иң зур хыялларыгызны тормышка ашыра алырсыз. Перспективалы эш табарсыз, яңа һөнәрләр үзләштерерсез, башка җиргә күчеп китәргә туры килүе бар. Романтик өлкәдә бар да ал да гөл! Отпуск вакытында сөекле кешегез белән бергә сәяхәткә барсагыз, мөнәсәбәтләрегез ныгыр. Парсызлар да нәкъ сәяхәтләр вакытында үз ярларын табарга бик мөмкин. Сәламәтлегегезне саклагыз. Артык майлы ризыклардан, спиртлы эчемлекләрдән баш тартыгыз.

КАБАН (1947, 1959, 1971, 1983, 1995, 2007, 2019) Кабан елында туучылар күп эшләячәк һәм үз эшләренә бик җаваплы караячаклар. Нәтиҗәсе дә озак көттермәячәк. Ел уртасына финанс хәлләре яхшырып китәчәк. Йолдызлар акчагызны җыеп барырга, юк-барга сарыф итмәскә киңәш итә. Сез үтә ярдәмчел, иң элек башкаларның мәнфәгатьләрен кайгыртасыз. Бу, әлбәттә, яхшы сыйфат. Әмма йолдызлар Сезгә бу елда башкаларның проблемасын йөрәгегезгә бик якын алмаска киңәш итә. Буш вакытыгызны гаиләгезгә багышлагыз. Яңа елда хисләрне кулда тотарга өйрәнегез, ярсымагыз! Азрак борчылып, күбрәк елмаегыз!
https://tatar-today.ru/2018/12/39087/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев