Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

“Шәһри Казан”нан 1-7 ноябрьгә йолдызнамә

Бу атнада безгә йолдызлар нәрсә вәгъдә итә соң?

Кучкар (21 март-20 апрель). Бу атна сезнеке! Нинди эшкә тотынсагыз, шуны булдырып чыгарсыз. Күптән күңелегезне борчып торган проблемаларыгызны бу атнада хәл итәргә тырышыгыз. Яңа максатлар куярга, аларны тормышка ашырырга курыкмагыз. Акчагызны саклабрак тотыгыз.

Үгезбозау (21 апрель-20 май). Үзегезне кулда тотар өчен күп көч куярга туры килер. Юк кына нәрсә дә ачуыгызны китерә. Якын кешегезне үпкәләтүдән сак булыгыз. Сезнең өчен бу атнада компромисның конфликтка караганда мөһимрәк икәнен онытмагыз.

Игезәкләр (21 май-21 июнь). Игезәкләргә, туктап, як-якларына каранырга, айлык эшләргә нәтиҗә ясарга, алга таба планнарны барларга киңәш итә йолдызлар. Игътибарны гаиләгә күбрәк бирергә тырышыгыз. Эш Игезәкләрдән зур сабырлык һәм көч сорый.

Кысла (22 июнь-22 июль). Барлык финанс мәсьәләләрен дә атнаның беренче яртысында хәл итәргә тырышыгыз. Атна – ял итү, күңел ачу өчен менә дигән. Киләсе бәйрәм көннәре – дуслар, туганнар белән очрашып күрешү өчен дә менә дигән форсат.

Арыслан (23 июль-23 август). Ялгыз Арысланнар күптән хыялланган насыйп ярын очратырга мөмкин. Гаиләле Арысланнар гаиләдәгеләргә игътибарлырак булсын, гел эштә югалып торуыгыз аларга ошамаска мөмкин. Арысланнарны карьера үсеше көтә. Ризалык биргәнче, приоритетларны уйлагыз: сезгә гаилә мөһимрәкме, эшме?

Кыз (24 август-23 сентябрь). Акча эшлим дип берничә эштә эшләп, сәламәтлегегезне какшатуыгыз бар. Бөтен акчаны эшләп бетереп булмый, бераз үзегез турында да уйлагыз. Гайбәт ишеттерүләре бар, интригалардан ераграк йөрегез.

Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь). Алдагы тормышка планнар кору өчен кулай вакыт. Туган-тумачагыздан, дусларыгыздан ярдәм сорарга уңайсызланмагыз, бу атнада нәкъ менә аларның булышлыгы кирәк булуы ихтимал.

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь). Чаяннарның хезмәт хакларын күтәреп куюлары ихтимал. Эш мәсьәләсендә барысы да яхшы, җитәкчелек эшегезне күреп бәяләгәч, эшләгән саен эшлисе генә килеп тора. Атна ахырында көтелмәгән юл көтелә.

Укчы (23 ноябрь-21 декабрь). Эгоизмыгызны читкә куеп торып, якыннарыгызга игътибарыгызны арттыра төшсәгез, үзегезгә дә, аларга да яхшы булыр. Гаиләдә татулыкны саклап калу Укчыларның үзләреннән тора: өйдәгеләргә артык бәйләнә башламадыгыз микән?

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар). Кәҗәмөгезләрнең шәхси тормышында үзгәрешләр көтелә. Моңарчы кичереп карамаган хисләр һәм вакыйгалар сезнең башыгызны әйләндерер. Киләсе ноябрь ае Кәҗәмөгезләр өчен романтикага корылган.

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль). Кәгазь-мәгазь, документ эшләрен башкарып чыгу өчен уңай атна. Уку, эш, командировкалар, үзара килешүләр төзү – кайсын гына алма – барысы да уңышлы уза.

Балык (19 февраль - 20 март ). Бу атнада иҗат потенциалы югары. Идеяләрегез ташып тора. Ләкин, «Ура» кычкырып, аларны тормышка ашырам дип, башыгызны ташлап чапмагыз әле, башта ныгытып уйлагыз. Организмыгызны тыңлагыз – ул сезгә «миңа игътибар кирәк» дигән сигналлар җибәрә, ә сез ишетмисез.

http://shahrikazan.ru/news/goroskopp/yoldyznam-31-oktyabr-7-noyabr

Фото https://pixabay.com/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев