Сез нинди хуҗабикә? (Йолдызнамә)
Үзегезнең нинди хуҗабикә икәнен беләсегез килсә, укып карагыз.
12 урын – Игезәкләр
Игезәк йолдызлыгында туган хатын-кызлар хуҗабикә түгелләр. Юк, Игезәкләр өйдә бөтенләй тәртип салмый дигән сүз түгел бу. Тәртип урнаштыралар, әмма көн саен түгел. Һәм бу хакта аларның исләренә төшерә дә күрмәгез. Күрмәгәнегезне күрергә мөмкинсез.
11 урын – Сукояр
Арттан икенче урында Сукоярлар. Алар моның сәбәбен үзләре дә белә. Башкалар өчен аңлатабыз: Сукоярлар йортында бер бөртек тә тузан тапмаска мөмкинсез. Әмма бу нәрсә дә хәл итми әле, чөнки әлеге йолдызлыкта туган хатын-кызлар йорт мәшәкатьләренә чумарга яратмый һәм теләми. Әмма бик шәп хуҗабикә булып кылана алалар. Өйдә бөтен җирне ялт иттерәләр, әмма бу бернинди кәнәгатьлек хисе дә бирми. Сукоярлар бер урында гына утырып торырга яратмый, шуңа да өй мәшәкәтьләре алар өчен камытка тиң.
10 урын – Кучкар
Ут билгесендә туган хатын-кызлар «максатны күрәм һәм шуңа барам» принцибы белән яши. Алар өчен мөмкин булмаган нәрсә юк. Кулларыннан бар эш килә. Үз үрнәгендә бөтен нәрсәгә өйрәтә ала, күрсәтә ала, әмма бу эшләрне үзләре башкарырга яратмый һәм теләми дә.
9 урын – Укчы
Кастрюль юкмы? Димәк, проблема да юк! Чүпрәк тотып өй буйлап йөрүдән битәр, башка күңелле шөгыльләр дә бар бит. Көнкүрештә Укчы–хатын-кыз – минималист. Бу йолдызлыкта туган хатын-кызларны өй мәшәкатьләренә чумдырырга телисез икән, дошманга әйләнәчәксез.
8 урын – Балыклар
Ох, бу иҗади йолдызлык билгесе! Нәкъ менә әлеге йолдызлыкта туган хатын-кызлар тагын да матуррак күренсен өчен сервизны бер җирдән икенче җиргә күчерә, һәр тузан бөртеген сөртә, хәтта салфеткаларны таслап төрә. Мәхәббәт, иҗат, рухлану моңа сәбәпче. Әмма өченчесе бик озакка җитми шул. Гел үзгәреп тора. Шуңа да кәефе булганда гына җыештырырга яраталар.
7 урын – Үлчәү
Үлчәү–хатын-кызлар тәртип ярата, хөрмәт итә һәм бәяли белә. Әмма өч нәрсәне аңлый алмыйлар: кайберәүләр нигә ахмакларга гашыйк, акча кая китә һәм тузан каян барлыкка килә. Беренче ике сорауга теоритик яктан җавап эзләсәләр, соңгысына көнкүрештә һаман җавап эзләп интегәләр. Алар аны һәрвакыт эзли: иртән дә, кичен дә. Әмма таба алмыйлар. Чүпрәк һәм швабра тотып өй буйлап йөрергә мөмкиннәр, әмма ул нәтиҗә бирми. Ә менә башкаларга тәртип салырга кушсаң, башка эш инде.
6 урын – Сөмбелә
Бу йолдызлыкта туганнар бик җитез генә барысына да өлгерә, әмма бик тиз сүнә. Һәм аның урынына икенче яртысы килә. Ә анысының «җыештыру» дип әйтүгә башы авырта башлый. Бер кешедә ике төрле холык яшәгәнлектән, өй мәшәкатьләренә карашлары да төрле аларның.
5 урын – Чаян
Чаян–хатын-кызларны белеп бетерү мөмкин түгел. Шуңа күрә «генеральная уборка»га ничек карауларын кистереп әйтеп булмый. Бүген, чүпрәк тотып рухланып, җыештырып йөрергә мөмкиннәр, ә иртәгә көндәлек мәшәкатьләрне каһәрләүдән туктамаячаклар. Чаяннарга чисталык, тәртипкә салу турында сүз кату – тормыш өчен куркыныч.
4 урын – Кәҗәмөгез
Кәҗәмөгез–хатын-кызлар көнкүреш өчен туган диярсең. Алар бик тиз генә җыештырып ала, өйдә ямь булдыра, җайлап, хәйләләп кенә башкаларны да эшкә җигә. Ә алары үз инициативабыз белән эшлибез дип уйлаячак. Барысы да бер тәртип белән барачак. Башкача мөмкин дә түгел. Моны бит Кәҗәмөгез йолдызлыгында туган хатын-кыз үзе контрольдә тота.
3 урын – Үгезбозау
Үгезбозау йолдызлыгында туган хатын-кызлар менә дигән хуҗабикәләр. Өй яме алар өчен буш сүз түгел. Әлеге хатын-кызларның кухнясында гармония. Тәмле итеп пешкән дә, матур итеп өстәлгә дә куелган. Әмма Үгезбозаулар өй мәшәкатьләреннән ялгыш кына туя икән, бернинди көч тә аларны диваннан кузгата алмаячак. Шулай да көнкүреш техникалары күзләрендә кабат очкын кабыза ала. Алар мондый төр уенчыкларны бик ярата.
2 урын – Кысла
Өйдә стериль чисталык тоткан хуҗабикә-перфекционист. Ашарга әзерли икән, бөтен төр ризыкны пешерәчәк. Пилмән пешерергә уйлый икән – үзе бөгәчәк. Сөлгесе – һәрвакыт ап-ак! Кухнясында балалары аяк очларында гына басып йөри, ире бер стакан су эчәргә дә курка. Чиста идәнгә тамчы тамарга мөмкин бит.
1 урын – Арыслан.
Алтын медаль Арыслан–хатын-кызларныкы! Аларның бар нәрсәсе идеаль булырга тиеш! Бер бүмәле фатирыннан хан сарае, ә гап-гади карабодайдан ханнар ризыгы пешерә алалар. Әмма өйләрендәге ямьне бары тик якыннары гына күрә ала, алар үз чикләрен бик нык саклый һәм читләрне кертми.
Чыганак: syuyumbike.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев