Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

Сентябрь аена йолдызнамә

Айның беренче яртысы чагыштырмача тыныч узса, икенче яртысында низаглар ихтималы бар. Шуңа күрә үзеңә һәм башкаларга игътибарлы булу зарур. Игътибарыгызга – сентябрь аена йолдызлар фаразы.

Кучкар. Сентябрь мөнәсәбәтләрне җайга салу өчен уңышлы ай, иң мөһиме тәвәккәллек. Эшләрне ахырына җиткерү өчен кулай чор. 

 Үгезбозау. Финанс ягын җайлар өчен яңа мөмкинлекләр барлыкка килер. Тормышыгызда яңалыклар күп булыр. Ләкин төптән уйлап эш итү кирәк.

 Игезәкләр. Һөнәри үсеш чоры. Активлык ярдәм итәр. Алдыгызда – яңа офыклар, файдаланып калыгыз.

 Кысла. Айның беренче яртысы – идеяләрне һәм яңа проектларны тормышка ашыру өчен менә дигән вакыт. Эчке сиземләвегез ярдәмгә килер: чынны ялганнан шундук аерырсыз. 

 Арыслан. Илһамлы вакыт. Сез иҗади дулкында. Эшегездән, аралашулардан, мөнәсәбәтләрдән тәм табарсыз. Кайдадыр тәвәккәллек кирәк булыр, курыкмагыз, уңыш сезнең якта. 

 Кыз. Араларны җайлау, мөнәсәбәтләрне яңарту өчен яхшы чор. Төп коралыгыз – башкаларны ышандыру сәләтегез. Төгәллеккә омтылыгыз, уңышка ирешү өчен шушы сыйфат мөһим.

 Үлчәү. Яңача уйлау, яңача эшләү сәләтегез ачылачак. Ай башында ук эшегезнең нәтиҗәләрен тоярсыз. Алдыгызда яңа мөмкинлекләр тора. 

Чаян. Тормышыгызда күңелле вакыйгалар көтелә. Күңелегез тынычланып калыр.

 Укчы. Бу айда иң зур куанычыгыз – гаиләгезнең уңышлары. Теләгегезне чынга ашыру өчен кщчегез ташып тора.

 Кәҗәмөгез. Яңа идея белән янарсыз. Аны тиз арада тормышка ашыру юллары күренер. Тормышыгызда куанычлы яңалык көтелә. Бу ай моңарчы күрелмәгән уңыш вәгъдә итә.

 Сукояр. Тормышның бар өлкәсендә үсеш көтелә: эштә дә, гаилә дә, керемнәрдә дә. Аралашучан булуыгыз – иң зур ярдәмчегез. Моңарчы чишелеше юк сыман тоелган мәсьәләләр дә уңай хәл ителер. 

Балык. Тыныч чор көтелә. Алай да вакытыгыз күбрәк эш белән узар. Айның икенче яртысы планнар кору, аларны тормышка ашыру өчен яхшы вакыт. Бердәнбер кыенлык – яңа планнарның булмавы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев