Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

Күсе елында Атны уңыш, ә Кабанны зур мәхәббәт көтә

Яңа елга йолдызлар нәрсә вәгъдә итә

КҮСЕ (1960, 1972, 1984, 1996, 2008, 2020). Үз билгесен Күсе канаты астына алып, хәленнән килгәнчә ярдәм итәчәк. Сезгә бары тик үзегезгә ышаныр га гына кала. Бу елдагы сынауларны лаеклы узачаксыз.

ҮГЕЗ (1961, 1973, 1985, 1997, 2009). 2020 елда Үгезгә бик җиңел булмаячак. Мәсьәләләрне чишү өчен барлык ресурсларны кулланырга туры киләчәк, әмма бу сезгә җитди югалтуларсыз гына хәзерге яссылыкта калырга ярдәм итәчәк. Намуссыз юл белән килгән керемнәргә кызыкмагыз, Күсе моны яратмый.

ЮЛБАРЫС (1962, 1974, 1986, 1998, 2010). Сезне Күсе елында гаилә тормышында һәм якыннарыгыз белән мөнәсәбәтләр проблемасы көтәргә мөмкин. Әгәр дә компромисска бармыйсыз һәм чишелеш юлларын бергәләшеп эзләмисез икән – авырлыклар һәм күңелсезлекләр озак көттермәс. Зирәгрәк, сабыррак һәм тыйнаграк булыгыз.

КУЯН яки МӘЧЕ (1963, 1975, 1987, 1999, 2011). Быел төпкә ятыгыз. Үзгәрешләрдән качыгыз, рухи яктан үсегез, бу елны үзегезгә багышлагыз. Яңа мавыгу табыгыз, иң мөһиме, ул тынычландыра торган һәм иҗади булсын.

АЖДАҺА (1964, 1976, 1988, 2000, 2012). Сез быел Күсенең иң төп каршылыгы. Кыен булачак. Үзегезнең идеалларыгыз өчен ахыргача көрәшегез. Югалтуларсыз булмаячак, әмма сез аны ышанычыгыз һәм нык булуыгыз белән минимумга калдыра аласыз. Җитәкчеләр белән конфликтка кермәгез.

ЕЛАН (1965, 1977, 1989, 2001, 2013). Хәйләкәр Елан киләсе елда Күсенең катгыйлыгы белән үзенең файдасы арасында баланс табачак. Ел гади булмаячак, әмма барысын да үзегез теләгәнчә эшләргә мөмкинлек туачак. Детальләргә игътибар итегез.

АТ (1966, 1978, 1990, 2002, 2014). Әлеге билге өчен уңышлы ел, иң мөһиме, барысын да үзегез юкка чыгармагыз. Эмоцияләргә әзрәк бирелеп, логикага күбрәк таяныгыз. Бу конфликтларны җайга салырга һәм яңаларына юл куймаска ярдәм итәчәк. Гаиләгезгә игътибар бирегез, алайса алар үзләрен ташланган итеп хис итәчәк.

САРЫК яки КӘҖӘ (1967, 1979, 1991, 2003, 2015). Һөнәри өлкәдәге үсеш сезгә аягыгызга ныклап басу мөмкинлеге бирәчәк. Әмма барысы да сез теләгәнчә шома гына бармаячак. Сүзләр белән сак булыгыз, шәхси эшләрегезне тирә-юнегездәгеләр белән бүлешмәгез.

МАЙМЫЛ (1968, 1980, 1992, 2004, 2016).Эчке тоемлавыгызны тыңлагыз. Ул сезне ялгыш карарлар кабул итүдән саклаячак. Ашыгыч нәтиҗәләр ясамагыз, әмма бик сузмагыз да.

ӘТӘЧ (1969, 1981, 1993, 2005, 2017). Үз-үзегезне ярату һәм мин-минлегегезне киметегез. Сүзгә килгән кешеләр белән арагызны җайлагыз, бәлки, килеп туган хәлдән чыгарга нәкъ менә алар булышлык итәр. Ярдәмнәрен кире какмагыз. Сәламәтлегегезгә игътибар итегез, 2020 елда аны бигрәк тә сакларга кирәк булачак. Күсе күңелсез сюрприз ясарга мөмкин.

ЭТ (1958, 1970, 1982, 1994, 2006, 2018). Елы буе давыл бер яктан икенче якка ташлаячак. Кәбисә елы булуыннан чыгып, хәлләргә йогынты ясарга тырышыгыз. Проблемалар уңаена акмагыз, әмма каршы да кирәкми – күп көч түгәчәксез.

КАБАН (1959, 1971, 1983, 1995, 2007). Сезне Күсе елында мәхәббәт көтә. Зур, саф һәм матур. Аны беренче килеп туган авырлыклар каршында ук югалтмаска тырышыгыз. Алга таба барысы да җайланачак һәм сез үзегезнең бәхет кошын тотканыгызны аңлаячаксыз.

Фото: http://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X