Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

Декабрь аена йолдызнамә

Яңа ел алдыннан йолдызлар сезгә нәрсәләр вәгъдә итә?

Кучкар

Акча энергиясен арттырам дисәгез, декабрь буе көчегезне кызганмагыз. Уйларыгызны тәртипкә китерү сорала. Кирәкмәгән әйберләр сатып алмаска тырышыгыз. Ай ахырында акча килер.

 

Үгезбозау

Акча эшләр өчен бик уңышлы ай. Аферистлардан сак булыгыз. Ниндидер җиңел юллар белән акча арттырырга тырышу файда китермәс.

 

Игезәкләр

Айның икенче яртысында Игезәкләр финанс уңышка ирешергә мөмкиннәр. Ләкин бу булган акчаны уңга-сулга таратырга ярый дигән сүз түгел. Әмма кәефегез шәп булачак. Кулда акча булганда кемгә дә рәхәт!

 

Кысла

Йолдызлар Кыслага акча мәсьәләсендә сак булырга куша. Ашыгып кына зур эшләргә тотынмагыз. Проблемаларыгызны тыныч юл белән хәл итәргә тырышыгыз.

 

Арыслан

Бу айда салкын акыл белән эш йөртергә кирәк. Акча мәсьәләсендә бәхәскә кермәгез. Күп булмаса да, акчагызның артып китүен сизәрсез. Булган акчагызны үзегезгә тотыгыз, курсларга язылыгыз, белемегезне үстерегез.

 

Кыз

Декабрь сезнең өчен керемле ай булыр. Ә ай ахырында зур гына премия дә көтеп торырга мөмкин. Якыннарыгызны шатландыра торган бүләкләр, балаларга күчтәнәчләр алсагыз, тирә-юньдәгеләрнең сөенече киләчәктә үзегезгә үк зур байлык булып кире кайтыр.

 

Үлчәү

Эштә сак фикер йөрткәндә, сезгә карата хөрмәт тә артыр, финанс хәлегез дә яхшырып куяр. Кыйбатлы кәгазьләр белән эшләр өчен уңышлы чор түгел.

 

Чаян

Финанс хәлегезне уңышлы итәр өчен күп эшләргә туры килер. Иске бурычларыгызны түләп бетерергә тырышыгыз. Керемегезнең бер өлешен киләчәк өчен дә бүлеп куегыз.

 

Укчы

Социаль статусыгызны үзгәртергә менә дигән ай! Һәрнәрсәгә акчагыз җитәр, әйбәт премияләр килер. Мохтаҗларга, ятимнәргә, авыру балаларга ярдәм итү – декабрьнең иң әйбәт инвестициясе булыр. 

 

Кәҗәмөгез

Акча мәсьәләсе бер килеш торыр. Әмма сезнең бу айда акча арттыру шансыгыз зур. Эштә үзегезне уңай яктан гына күрсәтергә тырышыгыз.

 

Сукояр

Акча эшләү турындагы хыялларыгызны, планнарыгызны чынга ашыру өчен азрак сабыр итеп торырга кирәк. Документлар белән эшләгәндә сак булыгыз, аларны кат-кат тикшереп эш йөртегез. Киләчәктә финанс үсеш көтелә.

 

Балык

Эшләрегез уңышлы барыр. Карьерада үсеш, шатлыклы үзгәрешләр көтелә. Акча югалтмас өчен бу айда зур әйберләр сатып алмаска тырышыгыз.

Чыганак: http://syuyumbike.ru/news/goroskop/kyzlarny-premiya-kt-balyklarny-eshe-uyshly-bulyr

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев