Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

Бу атнага йолдызнамә

22 - 28 апрельгә йолдызлар фаразы тәкъдим итәбез.

Кучкар (21 март-20 апрель)
Бу – мөһим карарлар атнасы. Сезгә үзегезнең проблемаларны гына түгел, башкаларныкын да хәл итәргә туры киләчәк. Монда эш тәҗрибәгез һәм эчке тоемлавыгыз ярдәмгә килер. Шуңа да кыенлыклар алдында куркып калмагыз.

Үгезбозау (21 апрель-20 май)
Эшләрегезне иртәгәге көнгә калдырмаска тырышыгыз. Бары тик шул очракта гына күбрәк эшләр башкарырга өлгерерсез. Башыгыз белән эшкә чумып ял итәргә дә оныта күрмәгез.

Игезәкләр (21 май-21 июнь)
Бу сезнең өчен уңышлы атна булачак. Башыгызга килгән иң кыю уйларыгызны да тормышка ашырырлык көчегез булыр. Атна ахырын белем алуга багышлагыз. Парсыз Игезәкләр өчен бу атна җитди мөнәсәбәтләр булдыру мөмкинлеге бирәчәк.

Кысла (22 июнь-22 июль)
Атнаның беренче яртысы бик тыгыз, эшлекле очрашуларга бай булыр. Ял итү өчен, гомумән, вакытыгыз калмаска мөмкин. Ләкин зарланып тормаячаксыз, чөнки башкарган эшегездән канәгать булырсыз. Атнаның икенче өлешен гаиләгезгә багышлагыз.

Арыслан (23 июль-23 август)
Бу атна кызык һәм мавыктыргыч башланып китәчәк. Сезгә һәрвакыт яңа кешеләр тартылып тора. Алар да тормышыгызга ниндидер яңалык китерер. Атнаның икенче яртысы тынычрак булачак, хәтта кайбер Арысланнар үзен күрсәтә алмаганга күңелсезләнеп тә алыр.

Кыз (24 август-23 сентябрь)
Бу атнада нәрсәгә дә булса ирешү өчен тырышырга туры киләчәк. Дошманнарыгыз сезнең турында начар сүз, гайбәт таратудан да тартынмаска мөмкин. Шәхси мәгълүматны башкаларга сөйләмәскә тырышыгыз.

 Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь)
Яңа эш башлау мөмкинлеге булачак. Иң мөһиме, ниндидер зур проектларга тотынмый торыгыз. Бу сезнең өчен мәгълүмат җыю, анализ ясау вакыты. Ниндидер зур максатларга ирешү өчен кечкенә адымнардан башларга кирәк.

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь)
Бу атнада тормышыгызны үзгәртү мөмкинлекләре күп булачак. Кулдан ычкындырмагыз! Хис-кичерешләрегезне читкәрәк куегыз, аек акыл белән эш итә торган вакыт. Мәхәббәт өлкәсендә көтелмәгән шатлыклар булырга мөмкин. Як-ягыгызга карап йөрегез, бәлки сезне бәхетле итүче кеше яныгызда гынадыр?!

Укчы (23 ноябрь-21 декабрь)
Укуда, эштә аеруча да игътибарлы булыгыз. Бу – хаталарны яратмый торган өлкәләр. Кайчандыр сезгә начарлык эшләгән кешеләрдән читтәрәк торырга тырышыгыз. Алар кабат сезгә авырлык китерергә мөмкин. Тәнкыйтькә бик сизгер кеше сез. Сезгә әйтелгән начар сүзләрдән яшерен мәгънә эзләргә тырышыгыз.

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар)
Бу атна укырга, файдалы мәгълүмат тупларга ярдәм итәчәк. Сез башка кешеләр белән тиз уртак тел табасыз. Хәтта сезгә ошамаган кешеләрне дә үзегезгә тартып торасыз. Шуңа күрә аралашыгыз, вакытыгызны дусларыгыз белән үткәрегез.

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль)
Йолдызлар сезнең яклы. Нинди эшкә тотынсагыз да, барысында да уңышка ирешәчәксез. Элек борчыган проблемаларны хәл итү мөмкинлеге булачак. Атна ахырында физик һәм рухи авырлыклардан баш тартыгыз. Якын кешеләрегез арасында тыныч кына ял итегез.

Балык (19 февраль - 20 март )
Күптән хыялланган эшегезне башларга менә дигән мөмкинлек. Бу атнада сез аны җиңеллек белән башкарып чыгачаксыз. Сез уйлап чыгарырга, импровизация яратасыз. Эшегездә дә бу сыйфатыгызны кулланыгыз.

http://muslumirc.ru/news/httpmuslumircrunewswidgetlistgoroskop-tat/yoldyznam-22-28-aprel

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев