Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

Атналык йолдызнамә (27 ноябрь – 4 декабрь)

Йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?

Кучкар. Эштә һәм өйдә эш баштан ашкан. Аларның барысын да башкарып чыгу өчен, режимыгызны тамырдан үзгәртеп, эш темпыгызны тизләтергә кирәк. Эшләрегезне җентекләп планлаштырыгыз, аларның тәртибен билгеләгез.

Үгезбозау. Партнёрлык мөнәсәбәтләре җайланыр, бу гаиләгә дә, эшкә дә кагыла. Мөнәсәбәтләрне мөмкин кадәр нәтиҗәле итеп кору зарур. Атнаның иң катлаулы темасы туганнар белән үзара мөнәсәбәтләр булырга мөмкин.

Игезәкләр. Финанс проблемалары баш калкытырга мөмкин. Борчылмагыз, бу вакытлы күренеш. Чыгымнарыгызны җайга салсагыз, проблема хәл ителер. Хуҗалык эшләрен нәтиҗәле алып баруга ирешерсез.

Кысла. Гаиләле кыслаларның тормыш иптәшләре белән каршылык туарга мөмкин. Моның сәбәпләренең берсе – гаилә бюджетына кагылышлы мәсьәләләр. Иң беренче чиратта баланың ихтыяҗларын кайгырту зарур, аннары гына үзегез турында уйлагыз.

Арыслан. Иммунитет кимү аркасында хәл-әхвәлегез начарланып китәр. Салкын тию, йогышлы авырулар ихтималы бар. Аларны булдырмау өчен, профилактика чаралары күрү, артык эшләп ташламау зарур.

Кыз. Бу атнада интеллектуаль активлык көчәя. Белемегезне арттыру теләге туар, бу исә элемтәләр артуга китерер. Мөгаен, күп вакытыгыз сәфәрдә узар. Ялгызларны сәфәрләр вакытында яңа танышулар көтә. 

Үлчәү. Эштә дә, гаиләдә дә эш арта. Нәтиҗәдә гаилә белән офис арасында бәргәләнергә туры килер. Һөнәри эшчәнлек аеруча кыенлык тудырыр: җитәкчелек нигезсез таләпләр куюы бар. Өйдәге мәшәкатьләр исә сезне сөендерер генә.

Чаян. Үз өстегезгә җаваплылык алып, ниятләрегезне тормышка ашыруда инициативаны кулга алу киңәш ителә. Эшнең нәтиҗәсе нәкъ менә сезгә бәйле. Тирә-юньдәгеләр белән аралашу һәм белем алу бу атнада иң беренче урында торыр. Дөрес карарлар кабул итү сәләтегез дә көчәер.

Укчы. Матди проблемаларны хәл итүгә аеруча игътибар бирергә туры килер. Шулай да теләкләрегезнең финанс мөмкинлекләрегезгә туры килеп бетмәве бар. Моннан тыш, энергиягез җитеп бетмәс, бу физик көчсезлеккә китерер. Көч туплар өчен, артык күп эшләргә кирәкми, көчегезне чамалагыз.

Кәҗәмөгез. Тормыш иптәшегез яки бизнес партнёрыгыз белән фикер каршылыгы ихтималы бар. Сезнең тәкъдимнәрегез яклау һәм аңлау тапмаска мөмкин. Яки, киресенчә, аларның фикерләре белән сез килешмәссез. Үзара аңлашу булмау низаг китереп чыгаруы бар.

Сукояр. Максатларыгызны төгәл билгеләп, аларга каршы адым ясауны ниятләп кую кирәк. Бу көчегезне тигез бүләргә, теләгән нәтиҗәгә ирешергә мөмкинлек бирер. Ял көннәренә нинди дә булса күңел ачу сәяхәте планлаштыру зыян итмәс.

Балык. Атна стандарт булмаган сценарий буенча узар: сезнең планнарыгызга кермәгән көтелмәгән вакыйгалар ихтималы бар. Иң беренче чиратта бу кем беләндер мөнәсәбәтләргә кагыла. Хәзерге вакытта дуслык һәм мәхәббәт мөнәсәбәтләрен бутамау зарур.

Фото – Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев