Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

9 октябрьгә йолдызнамә

Бүген күпләрнең күңелен шик-шөбһә биләп алыр. Фикерен туплап, игътибарын эшкә юнәлтә алган кешеләр уңышка ирешер.

КУЧКАР. Сез бүген сабырсыз, тәнкыйтьне күтәрә алмыйсыз. Кичегез тыныч узар.

ҮГЕЗБОЗАУ. Юк-барга борчыласыз. Сабыр булсагыз, күпкә ирешерсез. Кичне гаиләгез белән үткәрегез.

ИГЕЗӘКЛӘР. Бик үк нәтиҗәле булмаса да, ярыйсы гына көн. Киләчәккә планнар кору уңышлы

КЫСЛА. Көн сез теләгәнчә үк башланмаса да, борчылмагыз. Белемле һәм тәҗрибәле булуыгыз кыен хәлдән чыгарга булышыр.

АРЫСЛАН. Вак-төяккә артык игътибар биреп, төп эшегездән туктап торырсыз. Башкалар сүзенә дә колак салу кирәк.

КЫЗ. Уңышлы көн. Көчегез ташып тора, һәр эшкә өлгерәсез. Бүген башланган мөнәсәбәтләр дәвамлы булыр.

ҮЛЧӘҮ. Яңа күнекмәләргә өйрәнерсез, шактый гына мәгълүмат алырсыз. Файдалы танышулар көне.

ЧАЯН. Тыныч кына уңышлы көн. Башлаган эшләрне тәмамларсыз. кыенлыкларга юлыксагыз, югалып калмассыз.

УКЧЫ. Эштә һәм укуда уңышка ирешерсез, тик моның өчен күп эшләргә туры килер.

КӘҖӘМӨГЕЗ. Сез тиз генә уңышка ирешергә телисез. Ләкин көтелмәгән хәлләр чыгарга мөмкин. Кичен барысы да тәртиптә булыр.

СУКОЯР. Күпкә өмет итмәсәгез, көнегез уңышлы булыр. Гаиләдә бераз аңлашылмаучанлык туар, низагка кадәр баырп җитмәс.

БАЛЫК. Сез дөньяга артык шикчел карашта. Агымдагы эшләр уңышлы бара. Зур проектларга әлегә алынмау хәерле.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев