Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

7–14 августка йолдызнамә

Бу атнада күпләрне яңа танышулар көтә, тулырак – йолдызлар фаразында.

Кучкар. Бу атнада йолдызлар сезгә күңел ачулар вәгъдә итә. Шуңа күрә күңелегезгә яткан кешеләр белән ял итәргә вакыт табыгыз. Дусларыгыз арасын җайлаучы ролен үтәргә туры килер, абруегыз артыр. Эштә кыюлык сорала. Мәхәббәт өлкәсендә бар да тәртиптә. Ялгызларны танышу көтә, бу дәвамлы мөнәсәбәтләр булыр.


Үгезбозау. Акча артыннан кумыйча, башкаларга игътибарлырак булу зарур. Мәсәлән, якын кешегезгә яки хезмәттәшләрегезгә. Эштә иң кырыс дигән җитәкченең дә күңелен яулый алырсыз. Кыяфәтегезгә игътибар бирү зыян итмәс.


Игезәкләр. Дусларыгыз сәфәргә дәшәр. Сылтау табып, бармый кала күрмәгез, яңа көч туплап кайтырсыз. Күңелле вакыйгалар көтелә. Мәхәббәт өлкәсендә бигрәк тә. Эчкерсез булуыгыз нәтиҗәсендә дусларыгыз, танышларыгыз, хезмәттәшләрегез арасында абруегыз артыр. Ялгызларны кызыклы танышулар көтә. 


Кысла. Тормышыгызда башкалар фикере артык йогынты ясавын, кеше өчен эшләвегезне сизеп алырсыз. Моңа үзегез дә гаепле, артык йомшак булмагыз. Бу атна тормышыгызны тамырдан үзгәртер өчен менә кулай. Мәхәббәттә башкалар фикеренә колак салмавыгыз хәерлерәк, иң яхшысы – эчке сиземләвегезгә таяныгыз, ул чагында уңыш елмаер. Туганнарыгыздан башка, сөйгән ярыгыз белән икегез генә сәяхәткә барып кайту яхшы.


Арыслан. Башкаларны көнләштерерлек җәйге сәяхәтләр, маҗаралар көтә. Көндәлек тормыштан ял итеп, көч туплап, яңа идеяләр белән кайтырсыз. Эштә үзгәреш көтелми, атна ахырында алынган мәгълүмат финанс ягын җайга салырга ярдәм итәр. 


Кыз. Уңышлы атна көтелә. Көчегез ташып тора, оптимист булуыгыз теләсә нинди кыенлыкны җиңеп чыгарга булышыр. Эштә барысын да вакытында эшләсәгез, канәгать калырсыз, тик өйгә эш алмагыз. Ниндидер зур чарада катнашу көтелә. Ялгызларга танышу мөмкинлеге бар. Моңа кадәр тыныч, тыйнак булган кеше бөтенләй икенче яктан ачылыр.


Үлчәү. Башкалар белән мөнәсәбәтләрне җайга салуга ирешерсез. Иң беренче адымны үзегез ясагыз – күңелегез тынычланып калыр. Эштә яңа тәкъдимнәр кызыклы булыр. Акча ягы да җайланыр. Мәхәббәт өлкәсендә тулы аңлашу көтелә. 


Чаян. Бар кеше ял турында уйлаганда, сез карьера белән бәйле планнар корырсыз. Игътибарлырак булыгыз, сезне кызыклы тәкъдимнәр көтә, ычкындырмагыз. Шәхси тормышта барысы да тыныч, борчыласы юк. Якын кешегезгә көтелмәгән сюрприз ясагыз, ял көннәрендә сәяхәткә чыгыгыз.


Укчы. Күптән хәл ителми торган эшегезне башкарып чыгарсыз. Хезмәт хакыгыз артыр. Үз көчегезгә ышанып, яңа эшләр башлагыз. Акчагыз артыр: кемдер бурычын кайтарыр. Бу атнада сатып-алулар уңышлы булыр. 


Кәҗәмөгез. Акча, табыш белән бәйле проблемаларыгыз хәл ителер. Яңа эшләрне киләсе атнага калдырып тору яхшы, әлегә агымдагы мәсьәләләрне генә чишү зарур. Ял көннәрендә үзегезгә игътибарны арттыру зыян итмәс. Сәяхәткә чыгу уңышлы булыр.


Сукояр. Бу атнада кәефегез яхшы. Барысын да алдан планлаштырып барганга, эшләрегез дә уңышлы бара. Мөһим сөйләшүне кичектермәгез, акча белән бәйле булса да. Яңа танышуларга теләгегез булмас. Шуңа да карамастан, ял көннәрендә күңел ачу чараларын барырсыз.


Балык. Бу атнада эшегез күп булыр, кемдер сездән күпне таләп итәр, бирешмәгез. Эчке сиземләвегезгә таянсагыз, теләсә нинди хәлдән коры чыгарсыз. Мәхәббәт өлкәсендә күңелле яңалыклар көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев