Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

7 октябрьдән 13 октябрьгә кадәр йолдызнамә

Бу атнага безгә йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?

КУЧКАР. Башкалар бәхәсләшкәндә катышмагыз. Югыйсә шактый проблемалар тууы бар. Руль артында барганда, тупас шофёрларга игътибар итмәгез. Гомумән, бу атнада тыныч булу зарур. Гүзәл затларны кызыклы танышулар көтә.

ҮГЕЗБОЗАУ. Үзегезгә игътибарлы булыгыз. Эшегез, гаиләдәге мохит, дуслар һәм хезмәттәшләр белән аралашу сезне канәгатьләндерәме – шул хакта уйланыгыз. Бәлки, үзгәрешләр вакыты җиткәндер, эшне каян башлап, нәрсә белән төгәлләү кирәклеген аңлау мөһим. Барысын да ничек бар-шулай калдырырга теләүчеләр дә ялгышмас.

ИГЕЗӘКЛӘР. Ачуыгызны читкә чыгармаска тырышыгыз. Ниндидер тискәре вакыйга сезне бәйдән ычкындыруы бар, сабыр булыгыз. Актив уен һәм спорт белән мәшгуль булыгыз. Кечкенә туганнары булган Игезәкләргә алар өчен үрнәк булырга кирәк.

КЫСЛА. Атна, мөгаен, шактый җиңел узар. Һөнәри өлкәдә сизелерлек алга китеш көтелә, әмма әлегә бу үсешнең масштабларын аңлау кыенрак. Ялга яки пенсиягә чыккан Кыслаларга якын көннәрдә эре сәүдә челтәрләренең тәкъдимнәрен искә алырга киңәш ителә. Бәлки, отышлы булып куяр.

АРЫСЛАН. Үз-үзегезне яратуыгызны артык күрсәтеп йөрмәгез. Бу киңәш көчле җенес вәкилләренә аеруча кагыла. Сезнең белән тыгыз элемтәдә торган кешеләрнең фикеренә колак салырга өйрәнегез. Тулаем алганда, бу атна борчу-мәшәкатьләрсез узар, мөгаен.

КЫЗ. Акчагызны чамалап тотыгыз. Башкалар каршында үзегезне күрсәтергә теләп, кыйммәтле әйбер сатып алу күңелсезлек белән төгәлләнергә мөмкин. Киләчәкне уйлап эш итегез, барысын да алдан планлаштырып эшләгез. Көзге гардеробыгызны да онытып җибәрмәгез.

ҮЛЧӘҮ. Үзегезгә артык игътибар җәлеп итәргә кирәкми. Бу проблемалар китереп чыгарырга, сезгә зыян китерергә мөмкин. Шәхси эшләрдә юаш булып күренергә тырышыгыз, бу тирә-юньдәгеләрнең уяулыгын киметер. Һөнәри эшләрдә үзгәрешләрдән тыелып торыгыз.

ЧАЯН. Бу атнага артык планнар кормагыз. Әмма гаилә мәшәкатьләренә кагылышлы эшләрдә уңыш көтелә. Бәлки, күптән күрешмәгән дустыгыз килүе, кече туганыгызның мәктәптәге өлгереше яки башка хәбәр куандырыр.

УКЧЫ. Уңай яңалыклар ташкыны сөендерер. Мөгаен, нинди дә булса мөһим үтенечегезгә Әйе” дип җавап бирерләр. Бу агымдагы проблемаларның бер өлешеннән котылырга мөмкинлек бирер, ләкин төп борчулардан арындырмас. Бераз гына сәламәтлегегез какшап китәр, шул сәбәпле эшкә сәләтегез кимер.  Медицина тикшерүе узу һәм активлыкны бераз киметү файдага булыр.

КӘҖӘМӨГЕЗ. Тормышка карашыгызны үзгәртергә кирәк. Урынсыз шикләнүдән, үз көчегезгә ышанмаудан, бар кешене тәнкыйтьләүдән, проблемаларның сәбәбен якын кешегезнең гамәлләреннән эзләүдән тыелырга кирәк. Уңай хис-кичерешләр чыганагы эзләсәгез, яхшы булыр.

СУКОЯР. Кайбер Сукоярлар узган тормышларын юксынып алыр. Кемдер уңышсыз төгәлләнгән мәхәббәт романын исенә төшерер, кемдер элеккеге тормыш иптәшенә шалтыратырга карар итәр. Тик үткәннәргә яңадан әйләнеп кайту икеле (әйләнеп кайтсагыз да, ул сез күзаллаганча булмас). Бүгенге көн белән яшәп, уңай тәэсирләр алырга омтылу зарур.

БАЛЫК. Моңсуланырга туры килмәячәк. Оптимистик кәеф, үз-үзегезгә ышаныч, ирешеп булмастай максатка омтылу хисе көтелә. Вакыйгаларны үз агымына куегыз, үзегез кайчандыр булышкан кешедән ярдәм сорарга кыенсынмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев