Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

6 октябрьгә йолдызнамә

Бүген уяу булучылар уңышка ирешә, һәр мәгълүматны тикшереп карау зарур. Көннең икенче яртысы туганнар белән аралашу өчен яхшы.

КУЧКАР. Сез бүген бик өлгер, берничә сәгать эчендә бик күп эш башкарырсыз. Көннең икенче яртысы бик үк нәтиҗәле булмас, аның каравы ял итеп алырсыз.

ҮГЕЗБОЗАУ. Эш һәм файдалы шөгыльләр өчен яхшы көн. Хезмәтегез бәяләнер. Кызыклы тәкъдимнәр керер, ризалашыгыз, алар отышлы.

ИГЕЗӘКЛӘР. Көн нәтиҗәле һәм тынгысыз узар. Шуңа да карамастан, үзегездән канәгать калырсыз. Эчке сиземләвегезгә таяныгыз. Кичен көтелмәгән кунаклар булыр.

КЫСЛА. Вакыйгаларны, әйтелгән сүзне күңелегезгә артык якын аласыз. Сабыр булыгыз, якыннарыгызның сорауларына тыныч кына җавап бирергә тырышыгыз.

АРЫСЛАН. Аралашу һәм мөһим мәсьәләләр турында фикер алышу өчен кулай көн. Сәфәргә чыгуыгыз бар. Ул сезгә сөенеч китерер.

КЫЗ. Уңышлы көн. Якыннарыгыз белән уртак тел табарсыз, күптән борчып торган мәсьәләне хәл итә алырсыз. Керем көтелә.

ҮЛЧӘҮ. Тәвәккәл булсагыз, күпкә ирешерсез: башланган эш беткән эш диләр. Файдалы танышулар ихтималы бар. Ләкин аларга артык ачылып китмәгез, серләрегезне әлегә сөйләмәгез.

ЧАЯН. Киеренке көн. Вак-төяккә борчыласыз. Якыннарыгыз белән уртак тел табу авыр. Сабырлык саклый алуыгыз низагны булдырмый калыр.

УКЧЫ. Бүген йолдызлар сезнең яклы, максатларыгызга ирешә алырсыз. Мөһим хәбәр ишетерсез. Яңа танышу көтелә.

КӘҖӘМӨГЕЗ. Киеренке көн, фикер каршылыгы туа. Мөһим мәсьәләләрне хәл итүне калдырып торып, ял итегез.

СУКОЯР. Фикерегезне туплый алсагыз, уңышка ирешерсез. Якыннарыгыз, җитәкчегез, хезмәттәшләрегез белән араларны җайлар өчен яхшы көн.

БАЛЫК. Планнарыгызны үзгәртергә туры килер. Якыннарыгызның вәгъдәләрен үтәмәве ачуыгызны чыгара. Үзегез генә калып, ял итеп алу комачауламас.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев