6-12 июльгә йолдызнамә
Йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?
КУЧКАР. Атна башы романтик дулкында узар. Сөйгәнегез белән мөнәсәбәтләрдә тулы гармония хөкем сөрер, буш вакытыгызны бергә уздыру файдага булыр. Ял көннәрендә, бәлки, күчемсез милек белән бәйле мәсьәләләр белән шөгыльләнергә туры килер.
ҮГЕЗБОЗАУ. Киләсе атнада күбрәк өйдә булу, якын кешеләрегез белән аралашу киңәш ителә. Мөгаен, дусларыгыз кунакка килер. Алар белән аралашу бик күп уңай хис-кичерешләр бирер. Йолдызлар киләсе атнада яңа танышулардан тыелып торырга киңәш итә, аеруча интернетта: начар ниятле кешеләргә юлыгу куркынычы бар.
ИГЕЗӘКЛӘР. Атна дәвамында финанс ресурсларыгызны акрынлап кына арттыра барырсыз. Керемнәрегезне арттыру өчен яңа мөмкинлекләр ачылырга тора. Хәзер үз алдыгызга дөрес максат кую һәм аңа ирешү юлларын уйлау мөһим.
КЫСЛА. Кибетләрдә йөреп, кием-салымны яңарту өчен кулай вакыт. Бу атнада нәкъ менә күптән алырга теләгән нәрсәне алу мөмкинлеге туар. Шулай ук ювелир бизәнү әйберләре сайлау өчен дә яхшы атна.
АРЫСЛАН. Атнаның икенче яртысында килеп чыккан вак-төяк киртәләр ниятегезне тормышка ашырырга кыенлык тудырыр. Иң беренче чиратта, бу сәламәтлегегез белән бәйле булырга мөмкин, шуңа күрә дарулар кулланганда саклык сорала. Сыйфатсыз дарулар тискәре нәтиҗәләргә китермәсен.
КЫЗ. Атна уртасында юлларда сак булыгыз, бу руль артындагыларга аеруча кагыла. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу җитди штрафларга китерергә мөмкин булуын онытмагыз.
ҮЛЧӘҮ. Киләсе атнада көтелмәгән күңелле хәлләр ихтималы зур. Мөгаен, лотореяга бүләк отарсыз яки җитәкчелек премия бирер. Шулай ук бу атнада йолдызлар шәхси мөнәсәбәтләрдә дә гармония вәгъдә итә.
ЧАЯН. Эш урынында югарырак вазифа тәкъдим итәрләр. Монда сезгә яхшы мөнәсәбәттә торучы хатын-кызның йогынтысы зур булыр. Абруегыз сизелерлек артыр. Киләсе атнаны социаль һәм профессиональ хәлегезне ныгытуда файдаланыгыз.
УКЧЫ. Юридик эшләр белән бәйле мәсьәләләрне хәл итүгә тотынмый торыгыз, судка дәгъва гаризасы бирмәгез. Атнаның икенче яртысында торакны төзекләндерү, зур финанс чыгымнары белән бәйле мәшәкатьләр булырга мөмкин. Ипотека кердиты алмау хәерлерәк. Шул ук вакытта, гаиләле Укчылар партнёрларының уңышлы эшчәнлеге хисабына финанс керемнәре артуны сизәрләр.
КӘҖӘМӨГЕЗ. Мирас белән бәйле мәсьәләләрне җайга саласыгыз булса, аларны атна башында ук хәл итә башлагыз. Нәкъ менә атна башы туганнар белән уртак фикергә килү өчен яхшы вакыт. Киләсе атна – торак шартларын яхшырту өчен дә кулай чор: мәсәлән, косметик ремонт ясау, җиһазларның урынын алыштыру өчен.
СУКОЯР. Гаиләле Сукоярлар өчен атнаның беренче яртысы мәхәббәт һәм гармония атмосферасында узар. Икенче яртысында алкоголь кулланудан тыелып тору киңәш ителә, шулай ук азык-төлекнең сыйфатына игътибарны арттыру зыян итмәс.
БАЛЫК. Күптән йорт хайваны алырга җыенып йөргән балыклар өчен менә дигән атна, моны атна ахырына калдырмагыз. Бу чорда кемне дә булса кайгыртасы килү теләгегез көчле булыр.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев