Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

5 октябрьгә йолдызнамә

Каршылыклы көн, һәр адымны яхшылап уйлау хәерле. Иҗади кешеләр өчен уңышлы көн. Килешүләр нәтиҗәле булыр.

КУЧКАР. Көн уңышлы башланыр. Барлык җитди мәсьәләләрне төшкә кадәр хәл итү зарур.

ҮГЕЗБОЗАУ. Көннең беренче яртысында сак булыгыз, хаталар ясый күрмәгез. Төштән соң барысы да тәртиптә булыр.

ИГЕЗӘКЛӘР. Сез тәвәккәл, энергиягез ташып тора. Күпкә ирешерсез. Озак вакыт тәмамланмый торган эшләрегезне төгәлли алырсыз.

КЫСЛА. Кыенлыклар булса да, көн нәтиҗәле узар. Үҗәт булуыгыз максатларыгызга ирешергә ярдәм итәр.

АРЫСЛАН. Бик күп идеяләр белән янасыз. Якыннарыгызның ярдәмен тоярсыз. Аларның киңәшләренә колак салу урынлы.

КЫЗ. Көндәлек мәсьәләләрне җиңел хәл итәсез. Сатып алулар отышлы булыр.

ҮЛЧӘҮ. Нәтиҗәле көн. Артык тырышмасагыз да, күпкә ирешерсез. Күптән күңелегезне тырнап торган проблеманы хәл итәрсез.

ЧАЯН. Көн башында сак булу зарур. Таныш булмаган кешеләргә серләрегезне сөйләмәгез.

УКЧЫ. Вәгъдәләргә ышанып бетмәгез. Үз өстегезгә дә артык җаваплылык алмагыз.

КӘҖӘМӨГЕЗ. Кызыклы очрашуларга, мавыктыргыч вакыйгаларга бай көн.

СУКОЯР. Бүген артык дулкынлану файдага булмас. Тынычланыгыз. Үзегез турында уйлагыз.

БАЛЫК. Аралашу өчен кулай көн түгел. Сез кешеләргә тәнкыйть күзлегеннән карыйсыз. Ә алар сез уйлаганча ук начар түгел.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев