Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

4 октябрьгә йолдызнамә

Көннең беренче яртысы мәшәкатьле узса да, төштән соң күпләргә уңыш елмаер. Фикерне туплап, мөһим карарлар кабул итәргә мөмкин булыр.

Кучкар. Тынычлык саклау, һәр сүзне үлчәп сөйләү зарур. Фикер каршылыгы туарга мөмкин. Кичегез тыныч узар.

Үгезбозау. Аралашу өчен кулай көн. Кызыклы чараларда булырга туры килер. Игътибар үзәгендә булуыгыз ихтимал. Сатып алулар өчен уңышлы көн.

Игезәкләр. Нәтиҗәле көн. Кызыктыргыч тәкъдимнәр булыр, ризалашканчы, башта яхшылап уйлагыз. Күптәнге танышларыгыз белән аралашырсыз, алар кызыклы идеяләр, файдалы мәгълүмат белән уртаклашырлар.

Кысла. Вак-төяккә борчыласыз, күп нәрсәне күңелегезгә якын аласыз. Күптәнге танышларыгыз белән сөйләшеп, күңелегезгә тынычлык алырсыз.

Арыслан. Эшлекле килешүләр, мөһим мәсьәләләрне хәл итү өчен уңышлы көн. Яңа танышларыгызда яхшы тәэсир калдырырсыз. Акча белән бәйле мәсьәләләрдә саклык сорала.

Кыз. Күп эшләрдә уңыш елмаер. Кызыклы тәкдимнәр булыр. Файдалы танышулар көтелә, алар сезгә максатларыгызны тормышка ашырырга ярдәм итәр.

Үлчәү. Көн авыр башланыр, уртак фикергә килү кыен бирелер. Көннең икенче яртысы иҗади хезмәт белән шөгыльләнүчеләр өчен уңышлы булыр. Эчке сиземләвегезгә таяныгыз. Гаиләдә мөнәсәбәтләр җайланыр.

Чаян. Көн тынычсыз башланыр, планнарыгызны үзгәртергә туры килер. Ә менә эшлекле сөйләшүләр уңышлы булыр. Көтелмәгән чыгымнар ихтималы бар.

Укчы. Көн шактый гына уңышлы булыр, ләкин планнарыгызны тормышка ашырыр өчен башкалар ярдәменә таянырга туры килер. Якыннарыгызның киңәшенә колак салыгыз.

Кәҗәмөгез. Мөһим карар кабул итәр алдыннан озаклап уйларга туры килер. Башкалар ашыктырса да, ашыкмагыз, төптән уйлагыз. Финанс мәсьәләләрен хәл иткәндә дә саклык зыян итмәс.

Сукояр. Карарларны тиз арада кабул итәргә күнеккән сукоярларга бүген кыенрак булыр. Якыннарыгыз белән киңәшләшеп алыгыз. Кич белән сөенечле хәбәр алырсыз.

Балык. Кыен хәлдә калган танышларыгызга, туганнарыгызга ярдәм итәрсез. Башкаларга кылган яхшылыкларыгыз үзегезгә әйләнеп кайтыр. Гаиләдә күңелле вакыйгалар көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев