Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

4 -10 ноябрьгә кадәр йолдызнамә

Бу атнага йолдызлар фаразы белән танышыйк.

Кучкар. Хәзерге хәлләрдән канәгать булмасагыз да, һөнәри өлкәдә, акча мәсьәләсендә тамырдан үзгәрешләргә омтылмау хәерлерәк. Түзем булыгыз. Тиздән үзгәрешләр чоры җитәр.

Үгезбозау. Үз алдыгызга куйган максатларга ирешә алмассыз, мөгаен. Көтелмәгән хәлләр моңа киртә булыр. Күңелле хәлләргә килгәндә, туганыгыз кыйммәтле бүләк белән сөендерер. Отышлы сатып алу көтелә. Элегрәк үпкәләткән кеше белән дуслашырсыз.

Игезәкләр. Ышаныч белән бәйле проблема туар. Әлеге кыенлык сезгә тынгылык бирмәс, чөнки ул һөнәри өлкәдә дә киртә булып торыр. Үзгәрешләрдән курыкмагыз, тәвәккәллек күрсәтегез. Эшегезне алыштыру, яңа торакка күчү ихтималы бар.

Кысла. Көчсыз сыйфатларыгызга юл куймагыз, кимчелекләрегез белән көрәшегез. Уйлап эш итмәсәгез, зур чыгымнар булуы ихтимал. Якын кешегезне үпкәләтмәс өчен, хис-кичерешләрегезне контрольдә тотыгыз.

Арыслан. Тормыш кыенлыклары белән очрашырга туры килер. Бу йортыгыздагы вак-төяк мәшәкатьләр белән бәйле булырга мөмкин, мәсәлән, көнкүреш приборы ватылу, торак өчен аренда түләве арту. Икенче яктан, эштә һәм бизнеста уңыш сезнең яклы.

Кыз. Шактый зур энергия таләп итә торган эшләрдән тыелып торыгыз. Ял яки больничный алу мөмкинлеге булмаса, бар көчегезне куеп эшләми торыгыз, үзегезне, организмыгызны кызганыгыз. Өегездә барысы да тыныч, низаглар юк. Финанс ягыннан да күңелегез тыныч булыр.

Үлчәү. Мөмкинлек чыгуга, вакытыгызны сәләтегезне үстерүгә багышлагыз. Ул чагында абруегыз да, керемегез дә артыр. Бу атнада һөнәри өлкәдә эшегез күп булуга әзер торыгыз. Көчегезне акыл белән сарыф итегез, башта мөһимрәк эшләрне башкарыгыз. Артык әһәмиятле булмаганнарын аннары гына эшләрсез.

Чаян. Баш-аягыгыз белән көнкүреш мәшәкатьләренә, очрашуларга, командировкаларга чумарсыз. Димломатик күнекмәләрегез ярдәмгә килер. Бәхеткә, шәхси тормышыгызда проблемалар көтелми, шулай да уяу булу комачауламас.

Укчы. Ниһаять, эмоциональ яктан ял итәрсез. Эштә барысы да тәртиптә, паникага бирелер урын юк. Мөмкинлек булса, элек калдырып торган эшләргә әйләнеп кайтыгыз. Гаиләгездәге өлкән яшьтәге кешегә киенү рәвешен яки йорт-җиренең дизайнын үзгәртергә ярдәм итегез.

Кәҗәмөгез. Үзегезгә артык күп эш өймәгез. Өйдә ял итегез, спорт белән дә артык еш шөгыльләнмәгез. Бу атнада иң яхшысы – пассив ял. Әгәр ялгыз булсагыз, үз өстегездә эшләгез, киенү рәвешегезне үзгәртү турында уйланыгыз.

Сукояр. Күп сәяхәт итәргә, эшлекле очрашулар оештырырга, мөһим эшләр белән шөгыльләнергә туры килер. Хәл яхшы якка үзгәргәч, ял көннәрендә генә киеренкелектән арына алырсыз. Психоэмоциональ хәлегезне торгызуга игътибар бирегез. Табигатькә чыгыгыз, бәйрәм чараларына барыгыз.

Балык. Туганнарыгыз белән низагка кермәгез. Бу атнада беркем белән дә мөнәсәбәтләр ачыкларга омтылмагыз, алайса үпкәләш озакка сузылырга мөмкин. Төп игътибарны үзегезгә юнәлтегез, сәламәтлегегезне кайгыртыгыз. Кече яшьтәгеләргә укуга игътибарны арттыру зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев