Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

30 сентябрьдән 6 октябрьгә кадәр йолдызнамә

Бу атнага безгә йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?

Кучкар. Сезне рәнҗеткән кеше белән компромисска омтылмагыз. Әлеге хәлдә иң яхшысы – аны күрмәмешкә салышу.

 

Үгезбозау. Үзегезне башкалар белән чагыштырмагыз. Тирә-юнегездәге кешеләрнең кимчелекләренә бармак төртеп күрсәтмәгез. Үзегезнең борчу-мәшәкатьләрегез дә җитәрлек.

 

Игезәкләр. Эчке сиземләвегезгә таяныгыз. Яңа керем чыганагы эзләгәндә бигрәк тә. Күченү, эш алыштыру кебек планнарыгызны әлегә калдырып торыгыз. Социаль челтәрдә аралаша торган кеше белән артык якынаеп китмәгез.

 

Кысла. Бик күп мактау сүзләре ишетерсез. Сез моңа лаек. Шулай да, сезгә комплимент яудыручылар арасында ихлас булмаучылар да очрар. Сезнең күңелегезне яулар өчен генә мактаучылардан ераграк тору хәерлерәк.

 

Арыслан. Шәхси тормышыгызда уйлап эш итегез. Киләчәк тормышыгыз белән бәйле мәсьәләләрне хәл итәргә ашыкмагыз. Ялгызларга гаиләле кеше белән мөнәсәбәткә керүдән тыелып торырга киңәш итә йолдызлар.

 

Кыз. Эштә фикерегезне туплый алмый интегерсез, күңел төшенкелегенә бирелеп алырсыз. Үз-үзегезне ашамагыз, психологка мөрәҗәгать итегез. Артык уйланып, эш урыныгыз белән бәйле кызыклы тәкъдимнән колак кага күрмәгез.

 

 Үлчәү. Гадәти эш атнасы көтә. Гаиләдә һәм эштә бар да тәртиптә. Зур сатып алулардан сакланыгыз, тирә-юньдәгеләрнең күзенә төтен җибәрмәгез.

 

Чаян. Бераз гына күңелсезлек булып алуы ихтимал. Бу хезмәттәшегезнең авыруы белән бәйле булырга мөмкин. Күздә тотылмаган чыгымнар көтелә.

 

Укчы. Тирә-юньдәгеләрне яшәргә өйрәтмәгез. Сезнең киңәшләрегез аларның борчу-мәшәкатьләрен бары катлауландырыр гына. Башкаларга ярдәм итәсе урында үз гаиләгезгә игътибарны арттырыгыз.

 

Кәҗәмөгез.  Югалтулар ихтималы бар. Шуңа күрә уяу булыгыз. Шулай да атна тыныч узар. Яңа мөнәсәбәтләр кору өчен кулай чор.

 

Сукояр. Артык хискә бирелмәгез, беркем белән дә низагка кермәгез. Сүз көрәштерүдән мәгънә юк, оттыруыгыз ихтимал. Аз сөйләп, күп эшләгез.

 

Балык. Сез тормышыгыздан канәгать түгел. Хәсрәткә батып утырмагыз, киләчәккә планнар корыгыз. Максатка ирешү юлларын эзләгез. Кыюлык күрсәтүдән, үз өстегезгә җаваплылык алудан курыкмагыз. Уңыш тәвәккәлләргә елмая.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев