Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

3 октябрьгә йолдызнамә

Көнне файдалы эштән башларга киңәш ителә. Ә көннең икенче яртысы ыгы-зыгылы булыр, хәтта иң пунктуаль кешеләр дә фикерләрен туплый алмый интегер. Шуңа күрә, мөмкинлек булса, ял итү урынлы.

Кучкар. Көн тынычсыз узар. Көтелмәгән вакыйгалар аркасында планнарыгызны үзгәртергә туры килер. Кәефегез еш үзгәреп тора. Ни өчен икәнен үзегез дә аңлый алмый аптырарсыз.

Үгезбозау. Фикерегезне эшкә тупларга тырышыгыз, хисләргә ирек бирмәгез. Низаг ихтималы бар, ләкин сабыр булуыгыз барысын да җайга салыр. Вак-төяк проблемаларны уен-көлке белән үткәреп җибәрә беләсез.

Игезәкләр. Уңышлы көн көтә, бик күп идеяләр белән янасыз. Күптәнге хыялыгызны тормышка ашырырга мөмкинлек бар. Көн уртасында борчылу ихтималы зур. Сабыр булсагыз, барысы да җиңел үтәр.

Кысла. Көн мәшәкатьле башланыр, планнарыгыз үзгәрергә мөмкин. Инде тәмамланган дип уйлаган эшкә кабат әйләнеп кайту ихтималы зур. Акча белән сак булу сорала.

Арыслан. Кайбер кыенлыклар килеп чыгуы бар, тәвәккәл булуыгыз көтелмәгән хәлләрдән чыгу юлын табарга ярдәм итәр. Яңа танышларыгыз алдан планлаштырган идеяләрегезне тормышка ашырырга булышыр.

Кыз. Саклык сорала. Бүген барысы да сез теләгәнчә булмаска мөмкин. Артык борчылып, ялгыш адым ясый күрмәгез. Башкаларга бәя биргәндә, ялгышмагыз, тәнкыйть күзлегеннән карамагыз.

Үлчәү. Вак-төяккә борчылмаска тырышыгыз. Тынычлык сакласагыз, көн шактый нәтиҗәле узар. Яңа танышлар белән уяу булыгыз, бик ышанып бетмәгез. Көннең икенче яртысын гаиләгезгә багышлагыз.

Чаян. Уңышлы, нәтиҗәле көн. Кыенлыкларны җиңел генә җиңеп чыга беләсез. Фикердәшләрегез белән аралашу күңелегезгә хуш килер, бәхәсләшү дөрес карар кабул итәргә мөмкинлек бирер.

Укчы. Вак-төяккә борчылмыйча, мөһим эшкә тотынсагыз, уңарсыз. Ләкин кәефегез гел үзгәреп тора, барысын да күңелегезгә якын аласыз, сак булыгыз. Якыннарыгыз сезне дөрес аңламаска мөмкин.

Кәҗәмөгез.Бүген уяу булу зыян итмәс. Килеп туган хәлләргә дөрес бәя бирә алмассыз. шуңа күрә мөһим эшләрне иртәгәгә калдырып тору кирәк. Өйдә мәшәкатьләр артыр, борчылмагыз, чыгым таләп ителсә дә, күңелле мәшәкатьләр алар.

Сукояр. Бик уңышлы көн. Байтак кына файдалы мәгълүмат алырсыз, дөрес карарлар кабул итәрсез, башлаган эшләргезне төгәлли алырсыз. Еш кына эчке сиземләү ярдәмгә килер.

Балык. Көн киеренке башланыр. Ләкин ул нәтиҗәле узар. Мөһим хәбәр алырсыз, кызыклы тәкъдим керер. Көннең икенче яртысы уңышлы булыр. Мөһим проблеманы хәл итә алырсыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев