Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

28 октябрьдән - 3 ноябрьгә кадәр йолдызнамә

Бу атнага йолдызлар фаразы белән танышыйк.

Кучкар. Сезгә бу атна әзерләгән күңелсез сюрпризлар белән килешергә туры киләчәк. Сүз шәхси тормышыгыз турында бара. Начар кәеф булу өчен сәбәпләр хәзер күп, шуңа күрә вак-төякләрдә яхшы якларын күрә белү мөһим. Проблемаларыгыздан арынып, игътибарыгызны шатлык китерә торган өлкәләргә (әлегесе вакытта бу – карьера, бизнес, иҗат) юнәлтегез.

Үгезбозау. Гаиләдә ызгыш башлап җибәрүче булып тормагыз. Иң яхшысы – дәшмәү. Соңыннан кадерле кешеләрегезгә әйтелгән сүзләр үкенечле булмасын. Җиң сызганып эшләүчеләр өчен, киләсе җиде көн уңышлы булачак. Ремонт, күченү һәм барлык шундый көчегезне ала торган эшләрне кичектереп торыгыз.

Игезәк. Организымыгыз борчыса, моңа күз йомып тормаска куша йолдызлар. Үзегезнең торышыгызга игътибарлы булыгыз. Борчылуның сәбәбе кояш дефициты яки йогышлы авыру аркасында психосоматик авыру булырга мөмкин.

Кысла. Эш урынындагы авырлыклар аркасында борчулы булачаксыз. Ярдәм сорап, җитәкчегезгә яки зур тәҗрибәсе булган хезмәттәшегезгә мөрәҗәгать итәргә курыкмагыз. Бизнес үстерү белән мәшгульме? Сезгә каршы һөҗүм әзерләгән көндәшләрегез белән рәхимсез көрәшкә әзерләнегез. Шәхси фронтта барысы да яхшы, өегез тыныч булачак.

Арыслан. Бу атна эшегездә күп җиңүләр алып киләчәк, бу хезмәттәшләрегезне борчырга мәҗбүр итәчәк. Хәтта яхшы танышларыгыз да сезнең казанышларга төрлечә мөнәсәбәттә булырлар. Үзегез турында ишеткән гайбәтләргә күзегезне йомыгыз. Гаилә эшләренә чумыгыз.

Кыз. Эш яки иҗтимагый тормыш күп көчегезне алыр, шуңа күрә  туганнарыгызга вакытыгыз калмаячак. Гаилә тантанасын калдырмас өчен, ялларга барлык эшләрне дә тәмамларга кирәк. Ялгыз кызлар, җитештерү процессыннан аерылмыйча гына, мәхәббәтләрен табарга мөмкиннәр.

Үлчәү. Төрле финанс эшләреннән баш тартырга киңәш ителә. Вак-төяк күңелсезлекләр аркасында зур акча югалтырга мөмкинсез. Игътибарыгызны көнкүрешегезгә юнәлдерегез. Туган йортыгызда тәртип урнаштыру, күптән сафтан чыккан җиһазларны ремонтлау, гардеробны яңарту, уңайлылык тудыру өчен вакыт табыгыз.

Чаян. Дуслар исемлегенә кертергә җыенучыларга игътибарлырак булыгыз. Сезнең игътибарга лаек булмаган кешеләргә ачылуыгыз ихтимал, бу зур проблемалар тудырырга мөмкин. Гаиләле чаяннар партнерыгыз турында онытмагыз, аңа сезнең игътибарыгыз, сөюегез җитми.

Укчы. Сездә зур проектларны уңышлы тәмамлау, яхшы эш табу, яңа урынга күчү, яңа керем чыганагы табу, сәламәтлекне яхшырту мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Укчы хатын-кызлар акчаны янга калдырырга, сулга һәм уңга ташламаска тырышыгыз. Җыелган акчагызны тотканчы, уйлагыз.

Кәҗәмөгез. Элегрәк бик күп вакыт бирелгән эшләрегезне тәмамлау өчен иң яхшы чор. Кайберәүләр, ниһаять, зур хезмәт проектына нокта куя алачак, икенчеләре үз бизнесларын ачачак, өченчеләре иҗат белән бәйле эшләргә баш-аягы белән чумачак. Көнкүрештә дулкынлану өчен сәбәпләр булмаячак. Якын арада интерьерны яңарту белән шөгыльләнегез.

Сукояр. Юк-барга үзегезне борчымас өчен, сезгә үзегезгә мөһим булган һәм бик үк мөһим булмаган әйберләрне аера белергә өйрәнергә кирәк. Атна башы авыр тоелса да, уртасы җайланыр. Эш эзлисезме? Абруйлы танышыгызга мөрәҗәгать итегез. Машинаны игътибар белән йөртегез, начальнигыгыз белән тупас сөйләшмәгез.

Балык. Әйләнә-тирәгездә борчулы әйберләр куп булыр, тик тискәре хис-тойгылар килеп чыгу сәбәпләрен аңлауга ирешә алмассыз. Ял итәргә вакыт табыгыз. Нәрсәдән канәгать булмавыгыз һәм аннан ничек арынырга икәнен уйлагыз. Бу эшләрдә ашыкмагыз. Кибетләрдә йөрү өчен иң яхшы һәм уңышлы вакыт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев