Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

26 октябрьгә йолдызнамә

Көннең беренче яртысы катлаулы булыр. Сүзгә килү, уртак тел тапмау ихтималы зур. Төштән соң бар да җайланыр, мөнәсәбәтләрдә киеренкелек бетәр.

КУЧКАР. Иртәнге якта мөһим эшләр планлаштырмау хәерле. Көннең икенче яртысында күңелле сюрпризлар булыр.

ҮГЕЗБОЗАУ. Ашыкмыйча, һәр адымын уйлап эш итә торган кешеләр өчен уңышлы көн. Эштә мөнәсәбәтләр киеренке, сездән артыгын таләп итәләр кебек тоелыр.

ИГЕЗӘКЛӘР. Эш, уку, бизнес ягыннан уңышлы көн, эшлекле килешүләр өчен кулай көн. Яңа бурычларыгыз барлыкка килүе бар, алар башта кыен кебек тоелыр.

КЫСЛА. Тәвәккәллек күрсәтсәгез, нәтиҗәгә ирешерсез. Шәхси мөнәсәбәтләрдә сез артык таләпчән.

АРЫСЛАН. Кызыклы булса да, шактый кыен көн. Сабыр һәм шул ук вакытта тәвәккәл булу таләп ителер.

КЫЗ. Күп идеяләр белән янасыз, иҗади потенциалыгыз зур. Гаилә бәйрәмнәре уңышлы үтәр.

ҮЛЧӘҮ. Бик уңышлы көн. Шәхси һәм эшлекле мөнәсәбәтләрдә үзгәреш булуы бар. Тәнкыйтьләсәләр дә, күңелегезгә якын алмагыз.

ЧАЯН. Шактый киеренке көн. Документлар рәсмиләштерүдә, юридик мәсьәләләрдә кыенлык булуы бар. Артык борчылмагыз, һәр проблеманы чишү юлы бар.

УКЧЫ. Хезмәт сөючән, тырыш булуыгыз күпкә ирешергә ярдәм итәр. Иҗади эшчәнлек уңыш китерер.

КӘҖӘМӨГЕЗ. Бик уңышлы көн, аны бушка үткәрмәгез. Яңа мөмкинлекләр ачыла, файдаланып калыгыз.

СУКОЯР. Эштә сизелерлек үзгәрешләр күзәтелер, абруегыз үсәр, хезмәттәшләрегезнең мөнәсәбәте үзгәрер.

БАЛЫК. Сездә уйлап табу сәләте көчле, шуңа күп кенә мәсьәләләрне стандарт булмаган юл белән чишә аласыз. Күпләрдә бу соклану тудыра.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев