Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

26 июнь - 2 июльгә йолдызнамә

Бу атнада кемгә уңыш елмаер, кемгә сак булу кирәк — барысы да йолдызлар фаразында.

КУЧКАР. Борчу-мәшәкатьләр артта калыр, атна уңышлы башланыр. Яхшы хәбәр көтелә. Киләчәккә планнар корып, максат куеп эшләгез. 
ҮГЕЗБОЗАУ. Күптәнге эшләрегезне төгәлләгез, тик барысын да берьюлы башкарып чыгарга омтылмагыз. Шул ук вакытта яңа проектларга да алынырга мөмкин, чөнки бу атнада яңа тәкъдимнәр булачак. 
ИГЕЗӘКЛӘР. Эчке сиземләвегезгә таяныгыз. Эшегездә коткыларга бирелмәгез, низагка кермәгез, сабыр гына үз эшегезне үтәгез. Яңа кызыклы танышу көтелә. 
КЫСЛА. Тормышыгыз җайланыр, күп нәрсәгә өлгерә алырсыз. Үз мәнфәгатьләрегезгә дә вакыт табарга тырышыгыз. Гаиләдә бар да яхшы.
АРЫСЛАН. Күңелегездә ниндидер борчу бар, тормышыгызны үзгәртү теләге белән янасыз. Тик мәхәббәт өлкәсендә сак булыгыз: башыгызны югалтмыйча, аек акыл белән эш итегез. 
КЫЗ. Йолдызлар артык таләпчән булмаска киңәш итә. Сәламәтлегегезне онытып җибәрмәгез. Мәхәббәттә сюрприз көтелә. 
ҮЛЧӘҮ. Кәефегез күтәрелер, үз-үзегезгә ышанычыгыз артыр. Эшегездә ыгы-зыгы, буталчык булуы мөмкин. Эшкә күмелеп калмас өчен, вакытында башкарып бару сорала. 
ЧАЯН. Уңышлы атна. Гаиләдә эчке сиземләвегезгә таяныгыз, низагка кермәгез. Ялларда йорт эшләрегез турында онытып торып, үз күңелегезне күрегез.
УКЧЫ. Менә дигән атна. Кешеләргә – ачык, хезмәттәшлек итәргә сәләтле булуыгыз уңыш китерер. Ял көннәрендә сәфәргә чыгу теләге уяныр. 
КӘҖӘМӨГЕЗ. Эш вазифаларыгызны кыенлык белән башкарасыз, тиз арыйсыз, яңа эшләргә алынырга куркып торасыз. Аның каравы, өйдә көчегез арта, туганнарыгыз белән аралашу сөенеч китерә. 
СУКОЯР. Гаиләгезгә игътибарны арттыру кирәк, сездән ярдәм көтүчеләр бар. Мөһим карарларны хәл итүне атна ахырына калдырыгыз – уңыш юлдаш булыр. 
БАЛЫК. Җитәкчегез белән сүзгә килүдән сак булыгыз. Атна ахыры өстәмә керем чыганагы белән сөендерер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев