Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

25 сентябрьгә йолдызнамә

25 сентябрьдә тынычлык саклау кыен бирелер. Хәтта иң тыныч кешеләр дә сабырлыгын җуяр. Шуңа күрә, телне тешләп, артык сүз әйтмәү хәерлерәк.

Кучкар. Юк-барга борчыласыз. Тәвәккәлрәк булыгыз, карарлар кабул иткәндә икеләнмәгез.

Үгезбозау. Күңелегезгә ятышлы кешеләр белән аралашу сөенеч китерер. Шул ук вакытта эшегез бик күп, бәлки, кайберләрен иртәгәгә калдырып торырсыз.

Игезәкләр. Тирә-юньдәгеләр белән бәхәскә керәсез, алар белән уртак бер килешүгә килә алырсыз.

Кысла. Иртән мөһим карарлар кабул итми торыгыз, мәгълүматны тикшереп карагыз. Көннең икенче яртысы сюрпризларга, мөмкинлекләргә бай.

Арыслан. Хезмәттәшләрегез белән уртак тел табу авыррак булыр, шуңа күрә берүзегез генә эшләргә тырышыгыз, артык элемтәгә кермәгез.

Кыз. Озак вакыт борчып торган мәсьәләләрне хәл итәрсез. Кичен ял итегез, күп эшләмәгез.

Үлчәү. Әңгәмәдәшегезнең күңелен яулый алырсыз. Моңа кадәр сезгә шикләнеп караган кешеләр фикерләрен уңай якка үзгәртер.

Чаян. Бик нәтиҗәле көн. Эшләрне җиңел генә башкарып чыгарсыз. Яңа танышулар көне.

Укчы. Һөнәри өлкәдә уңышлы көн, тәҗрибә уртаклашу белән бәйле чараларда катнашу нәтиҗәле. Эчке сиземләвегезгә таяна аласыз.

Кәҗәмөгез. Яхшы гына нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинсез, тик эшне берүзегез генә башкарып чыгу кыенлык тудырыр. Шуңа күрә ярдәм сорарга кыенсынмагыз.

Сукояр. Эшегез бик алга бармаса да, аралашу, әңгәмәләр сөенеч китерер. Тормышка карашыгыз үзгәрер.

Балык. Мәшәкатьле көн, башкалар проблемаларын хәл итеп йөрерсез. Документлар белән эш иткәндә игътибарлы булыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев