Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

25 октябрьгә йолдызнамә

Киеренке көн, шуңа күрә мөһим мәсьәләләрне хәл итүне калдырып тору хәерле.

КУЧКАР. Сез бүген юк-барга борчыласыз, ярдәмнән дә баш тартасыз. Ял итеп алырга кирәк.

ҮГЕЗБОЗАУ. Эчке сиземләвегезгә таяныгыз, ул алдамас. Шулай ук тәвәккәл булу да комачауламас.

ИГЕЗӘКЛӘР. Катлаулы көн булса да, ул сез уйлаганча ук начар түгел. Сезнең яхшылыктан файдаланып калырга теләүчеләрнең үтенечләрен кире кагыгыз.

КЫСЛА. Бүген коткыларга бирелмәгез, үз күңелегезгә генә ышаныгыз.

АРЫСЛАН. Иҗади якын килүне сорый торган эшләр уңышлы килеп чыгар. Яңа проектларга алынырга була.

КЫЗ. Киеренке көн, низаг ихтималы зур, сабыр булыгыз. Уртак проектларда катнашмагыз, үзегез генә эшләгез.

ҮЛЧӘҮ. Уңышлы һәм нәтиҗәле көн. Бүген сез тәвәккәл. Аралашканда инициатива күрсәтү яхшы.

ЧАЯН. Финанс ягыннан катлаулы көн. Көтелмәгән чыгымнар булуы бар.

УКЧЫ. Катлаулы эшләрне дә җиңел генә ерып чыгарсыз. Сез хәтта башкалар өчен җаваплылык алырга да әзер.

КӘҖӘМӨГЕЗ. Акча белән бәйле барлык мәсьәләләрдә дә сак булу зарур.

СУКОЯР. Мәшәкатьле көн булса да, хезмәттәшләрегез белән уртак тел табасыз, күпкә ирешәсез.

БАЛЫК. Игътибар үзәгендә булырсыз, үзегезне күрсәтер вакыт җитте. Мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев