Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

24 октябрьгә йолдызнамә

Бик үк нәтиҗәле булмаса да, яхшы, күңелле көн. Бүген бераз финанс проблемалары булып алуы бар, тик алар җиңел хәл ителер.

КУЧКАР. Бүген вакытыгыз юкка үтмәс, күпкә ирешерсез. Сатып-алулар өчен бик үк кулай көн түгел.

ҮГЕЗБОЗАУ. Аралашу өчен яхшы көн түгел, сүзгә килүләр ихтималы зур.

ИГЕЗӘКЛӘР. Киеренке көн. Яңа танышулардан әлегә баш тартып тору хәерле.

КЫСЛА. Кыен булса да, эшегезне башкарып чыга алырсыз. Яңа шөгыльгә тиз өйрәнерсез.

АРЫСЛАН. Авырлыклардан курыкмыйсыз, тәвәккәллек күрсәтәсез.

КЫЗ. Тоткарлыклар булыр, аларны ерып чыгарга күп көч куярга туры килер.

ҮЛЧӘҮ. Яхшы көн. Максат куеп, аңа ирешү юлларын эзлисез һәм ирешәсез дә.

ЧАЯН. Яңа эшкә алыныр алдыннан, яхшылап уйлагыз, һәр адымыгызны планлаштырыгыз.

УКЧЫ. Артык уңышлы көн булмаса да, эшләрегезне кичектермәгез.

КӘҖӘМӨГЕЗ. Нәрсәгә дә булса ирешер өчен, карарларны тиз арада кабул итәргә кирәк булыр.

СУКОЯР. Тыныч кына уңышлы көн, агымдагы көндәлек мәшәкатьләр белән яшисез.

БАЛЫК. Кызыксыз булган эшләр күп вакытыгызны ала. Мөһим мәсьәләләрне хәл итми торыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев