Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

23 октябрьгә йолдызнамә

Иҗади эшчәнлек белән шөгыльләнүчеләр өчен, аралашу өчен менә дигән көн.

КУЧКАР. Үз-үзегезгә ышанып бетмисез. Кешеләрне уңайсыз хәлдә калдырмагыз: биргән вәгъдәләрегезне үтәгез. Тормышыгызны төптән үзгәртергә омтылмагыз.

ҮГЕЗБОЗАУ. Сез күпкә ирешергә телисез, ләкин максатыгызга бару юлын дөрес сайламыйсыз. Тирә-юньдәгеләр сезне ялгыш юлга кертеп җибәрергә мөмкин, шуңа күрә эчке сиземләвегезгә таяныгыз.

ИГЕЗӘКЛӘР. Максатыгызга ирешү өчен күп көч куясыз. Бүген көтелмәгән хәлләр чыграга мөмкин, планнарыгыз үзгәрү ихтималы бар. Үзегездән кечерәкләр белән сабыр булыгыз.

КЫСЛА. Барлык мөмкинлекләрдән файдаланып калырга тырышыгыз. Уңышка ирешү өчен, тәвәккәллек күрсәтүдән курыкмагыз, барысы да яхшы булыр.

АРЫСЛАН. Бүген үзегезгә артык игътибар җәлеп итми торыгыз. Бераз соңрак башкаларны гаҗәпләндерү җае чыгар. Кайчагында якыннарыгыз белән аралашканда проблема туар, сезне дөрес аңламыйлар кебек тоелыр.

КЫЗ. Бүген сезгә уңыш елмая: низаглардан, хаталардан котылып калырсыз. Бүген сез күп төрле идеяләр белән янасыз, аларны тормышка ашырырга ярдәм итәрдәй кеше очрар.

ҮЛЧӘҮ. Бүген сез кешеләргә артык тәнкыйди карашта торасыз. Сезне өйрәтергә тырышучы өлкән туганнарыгыз белән фикер каршылыгы туар, сабыр булыгыз. Мөһим эшләр планлаштырмагыз.

ЧАЯН. Вак-төяк мәшәкатьләрне исәпкә алмаганда, көн тыныч узар. Яңа гына танышкан кешеләр белән уртак проектка алынырсыз, ул нәтиҗәле булыр.

УКЧЫ. Бүген эшегез гадәттәгедән күбрәк, алар күп вакытыгызны һәм көчегезне алыр. Мөгаен, алдан планлаштырган ял чараларыннан баш тартырга туры килер.

КӘҖӘМӨГЕЗ. Зарарлы гадәтләрдән арыну өчен менә дигән көн. Күңелегезгә ятмаган шөгыль белән вакытыгызны уздыруыгыз бар, алай да ул нәтиҗәле булыр.

СУКОЯР. Хаталарыгызны төзәтергә вакыт. Моның өчен һәр адымыгызны анализлау гына җитми, кемнәндер гафу үтенәсе дә булыр. Моны эшләү кыен булса да, күңелегез тынычланып калыр.

БАЛЫК. Проблемаларга ачыклык кертер өчен, күп көч куярга туры килер. Үтәми калган вәгъдәләр өчен сүз ишетүегез бар. Хатагызны танысагыз, киләчәктә алардан котылып кала алырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев