Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • 23-29 сентябрьгә йолдызнамә

    Бу атнага безгә йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?

    Кучкар

    Бу атна кучкарлар өчен бик файдалы һәм нәтиҗәле үтәчәк. Әлбәттә, теләсә кайда язылган һәрбер сүзгә бөтен күңелләре белән ышансалар.

     

    Үгезбозау

    Хәләл җефетегезгә карата ихтирамлы булсагыз, нәтиҗәсе озак көттермәс. Хәләл җефетегез юк икән, димәк, социаль челтәрләрдән аерылып, мониторны гипнозлаудан туктарга вакыт.

     

    Игезәкләр

    Йоклар алдыннан планлаштырып куйган бар эшләрегезне дә икенче көнне башкарып чыга алсагыз, көнегез бушка узмас.

     

    Кысла

    Интернетта утырганчы, кешеләр белән аралашыгыз, әйтеп бетергесез күңел рәхәтлеге алырсыз.

     

    Арыслан

    Йолдызнамәләрне диккать белән карыйсыз икән, үз йолдызыгызны акларга вакыт җитте. Онытмаган булсагыз, сез тычкан түгел, ә Арыслан йолдызлыгы астында тугансыз.

     

    Кыз

    Бу йолдыз астында туган кешеләрне киләсе атнада зур сынау көтә. Ир-атларга «кыз» түгеллекләрен, ә кызларга «кыз» икәнлекләрен исбатларга туры киләчәк.

     

    Үлчәү

    Үлчәүләр өчен киләсе атна бик уңышлы булачак. Тиз генә тырышып биш көн эшләгәч, рәхәтәләнеп ике көн буе туйганчы ял итәчәкләр.

     

    Чаян

    Чаяннар! Киләчәк көнне елмаеп каршы алыгыз! Өметсезлеккә бирелмәгез! Боерык сүзләргә ышансагыз, гомерегез бик тиз җайланып китәчәк.

     

    Укчы

    Теләгән хыялларыгызны тормышка ашырыр өчен иң әйбәт вакыт. Икеләнүегезне өч тиенлек фаразлар укып кына бетерә алмассыз. Курыкмыйча тотынсагыз, нәтиҗәсе үзегезне шаккаттырыр.

     

    Кәҗәмөгез

    Тир түгеп эшләгәннән соң бераз ял итеп алырга кирәк икәнлеген онытмагыз. Бераз ял итеп алгач, кире эшкә тотынырга кирәклеген дә истән чыгармагыз.

     

    Сукояр

    Киләсе көнең нинди булачак икәне хаталы сүзләрдән мантыйк эзләүгә түгел, ә бүгенге көндә ниләр эшләвегезгә бәйле.

     

    Балык

    Балыклар тормышта су кебек йөзгәннәренә бер кәлимә сүз әйтмәү түгел, ә бертуктаусыз койрык селкетү сәбәп булып торганына янә бер дәлил табачаклар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: