Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

22 октябрьгә йолдызнамә

Бүген аралашу өчен уңышлы көн.

КУЧКАР. Кәефегез бик үк шәптән булмаса да, эшегезгә кул селтәмисез, алга барасыз.

ҮГЕЗБОЗАУ. Узган эшчәнлекне анализлау көне. Сез үзегезне тәнкыйтьләмисез, бары нәтиҗә генә ясыйсыз.

ИГЕЗӘКЛӘР. Менә дигән көн, сөенечле вакыйгалар ихтималы зур. Акча кереме көтелә.

КЫСЛА. Сез юкка борчыласыз, якыннарыгыз кәефегезне күтәререгә омтыла. Тик, барып чыкмагач, сезне тынычлыкта калдыралар.

АРЫСЛАН. Ял итү, көч туплау өчен яхшы көн. Киләчәккә планнар корасыз, яңа идеяләр белән янасыз.

КЫЗ. Аралашу, эшлекле килешүләр өчен кулай көн. Күптән күрешмәгән танышларыгызны очратырсыз.

ҮЛЧӘҮ. Кешеләр белән уртак тел табасыз, аларда яхшы тәэсир калдырасыз. Кайчандыр сезгә яхшылык эшләгән танышларыгызга ярдәм итәрсез.

ЧАЯН. Яңа, гадәти булмаган эшләр өчен яхшы көн. Яңа шөгыльгә тиз өйрәнерсез.

УКЧЫ. Бүген сез күп нәрсәгә тәнкыйть күзлегеннән карыйсыз. Ә тормыш сез уйлаганча ук начар түгел.

КӘҖӘМӨГЕЗ. Танышулар өчен уңышлы көн. Бүген сез кешеләр белән җиңел аралашасыз.

СУКОЯР. Көн киеренке булса да, артык борчылмагыз. Дусларыгызга ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

БАЛЫК. Уңышлы көн, бүгенге вакыйгалар сезне сөендерер. Яраткан эшегез белән шөгыльләнерсез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев