Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

21 октябрьгә йолдызнамә

Бүген эшлекле килешүләр өчен дә, романтик очрашулар өчен дә яхшы көн.

КУЧКАР. Үзегез генә калып, ял итәсегез килсә дә, барып чыкмас – эшегез күп.

ҮГЕЗБОЗАУ. Карарны тиз арада кабул итсәгез, уңышлы көн. Үз көчегезгә ышаныгыз.

ИГЕЗӘКЛӘР. Кабаланмасагыз, барысына да өлгерерсез. Кичегез уңышлы үтәр.

КЫСЛА. Мөһим карар кабул итүдән, үз өстегезгә җаваплылык алудан курыкмагыз.

АРЫСЛАН. Үзегезне тыеп торырга кыен булса да, сабыр итегез. Планнарыгызны үзгәртергә туры килер.

КЫЗ. Күңелле үзгәрешләр башлана торган көн. Шулай да сабыр булыгыз, барысы да берьюлы барып чыкмас.

ҮЛЧӘҮ. Финанс мәсьәләләре җиңел хәл ителә. Сатып-алулар өчен кулай көн.

ЧАЯН. Игътибар таләп ителә торган эшләр уңышлы барыр. Физик хезмәт кәефегезне күтәрер.

УКЧЫ. Көчегез ташып тора. Күп нәрсәгә ирешәсез. Ләкин гел генә эшләргә димәгән, ял да кирәк.

КӘҖӘМӨГЕЗ. Иртән-иртүк беркем белән дә сүзгә килмәскә тырышыгыз. Берничә сәгать түзсәгез, тормышка бөтенләй башка күзлектән карый башларсыз.

СУКОЯР. Ашыкмагыз. Бүген нәрсәне яхшылап уйлау зарур. Күптән куйган максатыгызга ирешү ихтималы зур.

БАЛЫК. Эшегезне иртәгәгә калдырмасагыз, нәтиҗәле көн булыр. Берьюлы берничә эшкә курыкмыйча тотына аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев