Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

20 октябрьгә йолдызнамә

Бүген һәр сүзне үлчәп сөйләү хәерле.

КУЧКАР. Уңышка җиңел генә ирешеп булмас. Ләкин сез бирешә торганнардан түгел.

ҮГЕЗБОЗАУ. Бөтен проблемаларны тиз генә хәл итәргә телисез. Тоткарлыклар чыгуы бар.

ИГЕЗӘКЛӘР. Тынгысыз көн, кәефегез еш алышынып тора. Эшегез гадәттәгедән күбрәк.

КЫСЛА. Максатыгызга ирештем дигәндә генә тоткарлыкка юлыгуыгыз бар. Ләкин сез тәвәккәл, барысын да хәл итеп бетерәсез.

АРЫСЛАН. Бер баскан тырмага кабат басмасагыз, дөрес карарга килә алырсыз. Тәҗрибәле кешеләргә таяна аласыз.

КЫЗ. Тирә-юньдәгеләр белән дустанә булсагыз, низагка кермәссез. Һәр нәрсәне уртага салып сөйләшү яхшы.

ҮЛЧӘҮ. Җиңел булмаса да, кызыклы көн. Бүген сез күп нәрсәгә өйрәнерсез, яңа мәгълүмат алырсыз.

ЧАЯН. Тыныч кына, гармонияле көн. Эшлекле килешүләр, мөһим сөйләшүләр өчен уңай көн.

УКЧЫ. Игътибарлы булыгыз, хаталардан сакланыгыз. Мөһим карар кабул итәр алдыннан, һәр адымыгызны яхшылап уйлагыз.

КӘҖӘМӨГЕЗ. Катлаулы көн, үзегезнең генә түгел, башкаларның да проблемаларын хәл итеп йөрергә туры килер.

СУКОЯР. Вак-төяккә артык игътибар бирәсез, бар нәрсәне күңелегезгә якын аласыз. Кичегез тыныч узар.

БАЛЫК. Көчле ихыярлы булуыгыз кыенлыклар алдында югалып калмаска ярдәм итәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев