Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

2 октябрьгә йолдызнамә

Бүгенге көн иҗат белән шөгыльләнүчеләр өчен уңышлы. Көннең икенче яртысы аралашу өчен кулай. Элек борчып торган проблемалар хәл ителер.

Кучкар. Көн уңышлы булыр, яңа танышулар ихтималы бар. Бүген ишеткән мәгълүмат тиздән файда китерер.

Үгезбозау. Нәтиҗәле көн, күп эшләрсез, яңа проектларга алыныр өчен менә дигән көн. Бүген төзелгән килешүләр отышлы.

Игезәкләр. Авырлыклардан курыкмавыгыз, киләчәккә өмет белән каравыгыз күп нәрсәгә ирешергә ярдәм итәр. Яңа фикердәшләр табарсыз.

Кысла. Бүген күпләр сезгә тартыла, сезнең белән якынаерга тели. Ләкин барысына да ышанып бетмәгез. Кичен килешүләр планлаштырмагыз, үзегез генә ял итегез.

Арыслан. Эш өчен уңышлы көн. Юк-барга игътибарыгызны юнәлтмичә, мөһим карарлар кабул итәрсез. Яңа идеяләр белән янасыз.

Кыз. Мөһим тәкъдимнәр керер, алардан баш тарта алмассыз. Алдан планлаштырмаган сәфәрләр уңышлы төгәлләнер.

Үлчәү. Үз көчегезгә ышанасыз, кыенлыкларны җиңеп чыгарсыз. Тик якыннарыгыз белән уртак тел табу авыррак.

Чаян. Үз алдыгызга максатлар куеп эшләргә яратасыз, тик бүген аларга ирешү кыен булыр. Акча мәсьәләләрендә саклык сорала.

Укчы. Уку һәм эш өчен менә дигән көн. Кичен кунаклар кабул итү уңышлы. Күптән аралашмаган якыннарыгыз белән ачыктан-ачык сөйләшү яхшыга илтер.

Кәҗәмөгез. Бүгенге көн мөнәсәбәтләрне җайлау өчен кулай. Фикердәшләр табу эшегезне җиңеләйтер. Көтелмәгән җирдән акча керер. Сатып-алулар уңышлы булыр.

Сукояр. Сабырлык саклау мөһим: хисләргә ирек бирсәгез, кемнедер рәнҗетүегез бар, аек акыл белән эш итегез. Башкалар проблемаларын хәл итәргә туры килер.

Балык. Күп нәрсәне күңелегезгә артык якын аласыз, тынычланыгыз. Ярдәмгә килерлек дусларыгыз бар, алар булышыр. Алар белән аралашу күңелегезне күтәрер.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев