Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

2 ноябрьгә йолдызнамә

Тынгысыз көн. Башлаган эшне тәмамлар өчен сабырлык кирәк булыр.

КУЧКАР. Җитди карарлар кабул итмәү хәерле. Агымдагы мәсьәләләр белән генә  шөгыльләнү яхшы.

ҮГЕЗБОЗАУ. Вак-төяккә борчылып, вакытыгызны бушка үткәрмәсәгез, көнегез нәтиҗәле булыр.

ИГЕЗӘКЛӘР. Көнегез киеренке башланыр, чөнки сез бәхәсләшергә яратасыз. Карарларны тиз кабул итәсез, алар дөрес булыр.

КЫСЛА. Аралашу өчен яхшы көн, сез бар кеше белән дә уртак тел табасыз. Тик бу зыянга булуы мөмкин, чөнки үз мәнфәгатьләрегезне онытып җибәрәсез.

АРЫСЛАН. Көн катлаулы булса да, хәл ителмәслек проблемалар юк. Кыен моментларда тынычлык саклый алсагыз, авыр хәлдән чыгу юлын табарсыз.

КЫЗ. Кызыклы, уңышлы көн, нинди генә эшкә алынсагыз да, нәтиҗәгә ирешерсез. Соңгы вакытта тынычлыгыгызны алган мәсьәлә уңай хәл ителер.

ҮЛЧӘҮ. Вакыйгалар күп булыр, алар күңелегезгә ятып бетмәскә дә мөмкин. Эштә үзгәрешләр ихтималы бар, яңа бурычлар өстәлер.

ЧАЯН. Яхшы көн, артык көч куймый гына күпкә ирешерсез. Кызыклы очрашулар булуы мөмкин.

УКЧЫ. Уңышка ирешим дисәгез, игътибарлы һәм җитди булыгыз. Кешеләргә бик үк ышанып бетмәгез.

КӘҖӘМӨГЕЗ. Вакыйгалар бер-берсен алыштырып кына торыр. Кайсына игътибарны юнәлтергә белми аптырарсыз. Максатыгызга ирешер өчен күп көч куярга туры килер.

СУКОЯР. Артык эшләмәгез, көчегезне саклагыз. Ял итү мөмкинлеге булса, эшләрегезне калдырып торыгыз. Дусларыгыздан ярдәм сорый аласыз.

БАЛЫК. Уңышлы көн, сез үз көчегезгә ышанасыз. Сәләтләрегезне күрсәтергә җай чыгар.

Фото https://pixabay.com/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев