Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

19 сентябрьгә йолдызнамә

19 сентябрьгә йолдызлар фаразы.

Кучкар. Акча мәсьәләсендә проблемалар килеп чыгарга мөмкин. Үзегезне кулга алып, хәл итәргә тырышыгыз.

Үгезбозау. Бүген төп бурыч – коткыга бирешмәү. Бернигә карамыйча, тыныч кына эшләгез дә эшләгез.

Игезәкләр. Бүген уңыш сезне читләтеп үткән кебек тоелыр. Төпле акылыгыз һәм тормыш сөючәнлегегез бу халәттән чыгарга ярдәм итәр.

Кысла. Эшләрегез үзегез теләгәнчә барып чыкмаса да, борчылмагыз. Хәзер көч тупларга, сәламәтлегегезне ныгытып, күбрәк ял итәргә кирәк.

Арыслан. Мөһим бер мәгълүмат ишетәчәксез, яңа мөмкинлекләр күреп куаначаксыз. Сезнең бурыч – үзегез өчен мөһим әйберне “тотып” ала белү.

Кыз. Килеп туган хәлләргә төпле акыл белән карарга тырышыгыз. Максатыгызга ирешүдә кыюлык күрсәтегез.

Үлчәү Күп сөйләнеп йөрмәгез: сездән көнләшүчеләр күңелегезне сүрелдерерлек хәлләр китереп чыгарырга мөмкин.

Чаян. Карьера, сәламәтлек, үзара мөнәсәбәтләр проблемалары алгы планга чыгачак. Куркып калмасагыз, барысы да әйбәт булыр.

Укчы. Тормыш рәвешегезне үзгәртердәй бер яңалык ишетергә мөмкинсез. Уңай үзгәрешләр көтелә.

Кәҗәмөгез. Көтелмәгән акча чыгымнарына әзер торыгыз. Якыннарыгыз булышыр.

Сукояр. Мәшәкатьләрегез артыр. Әмма алар вакытлыча гына, борчылмагыз. Тәвәккәл булуыгызы аларны ерып чыгарга булышыр.

Балык. Хезмәттәшләрегезгә игътибарлы булу үзегезгә бик тә ярап куячак. Низагка кермәгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев