Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

19 октябрьгә йолдызнамә

Хис-тойгыларын контрольдә тота алучылар өчен яхшы көн.

КУЧКАР. Иртәнге якта сүзгә килүләр булыр, моңа үзегез үк гаепле, юл куя белмисез. Төштән соң сүз көрәштерергә вакытыгыз калмас, эшегез күп булыр.

ҮГЕЗБОЗАУ. Күпкә ирешер өчен, ашыгасыз-кабаланасыз. Үзегез тулысынча ышанган кешеләр белән киңәшләшеп алу комачауламас.

ИГЕЗӘКЛӘР. Эшегез күп, фикерегезне туплый алмый интегерсез. Үзегезне кулга алуга, барысы да тәртиптә булыр. Мөһим сөйләшүләрне төштән соң хәл итегез.

КЫСЛА. Тирә-юньдәгеләр белән уртак тел табу авыр булса да, эшегезне кичектермәгез, эшләп бетерегез.

АРЫСЛАН. Юкка да борчыласыз. Ашыгып, ялгыш карарлар кабул итүегез бар. Бүгенге көн иҗади эшчәнлек алып баручылар өчен уңышлы.

КЫЗ. Сез кешеләр белән уртак тел таба беләсез. Эштә бераз проблемалар булып алыр, тик борчылырга кирәкми, барысына да өлгерерсез.

ҮЛЧӘҮ. Иртән барысына да өлгерәсез. Яхшы хәбәрләр, кызыклы тәкъдимнәр ихтималы бар. Төштән соң мәшәкатьләрегез арта.

ЧАЯН. Иҗади эшчәнлек өчен кулай көн. Көндәлек мәшәкатьләр ачуыгызны китерсә дә, аларны башкарып чыгарсыз.

УКЧЫ. Бүген күңелле мизгелләр күп булыр. Ниндидер яңа шөгыльгә өйрәнү өчен кулай көн.

КӘҖӘМӨГЕЗ. Аралашу өчен уңышлы көн. Романтик мөнәсәбәтләр ихтималы зур. Тик бу җитди мөнәсәбәтләр түгел, ә гап-гади флирт кына булуы бар.

СУКОЯР. Күп өлкәдә уңышка ирешерсез. Бу сезнең бар көчегезне биреп эшләвегез нәтиҗәсе. Артык тырышып, сәламәтлегегезгә зыян килмәсен.

БАЛЫК. Бүген гаҗәеп хәлләр булуы бар. Күңелегез ятмаган кешеләр белән аралашырга туры килер. Кичен үзегез генә калып ял итәргә тырышыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев