Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

19-26 июньгә йолдызнамә

Бу атнада кемгә уңыш елмаер, кемгә сак булу кирәк — барысы да йолдызлар фаразында.

Кучкар
Атнаның беренче яртысы – дусларыгыз, туганнарыгыз белән очрашу, сәфәрләр өчен, ә икенче яртысы иҗади һәм эш планнарыгызны тормышка ашыру өчен кулай. 


Үгезбозау
Бу атнада физик күнегүләр яхшы нәтиҗә бирер. Күптәнге танышыгызны очратырсыз. Берәр кеше белән ачуланышкан булсагыз, араларыгыз җайланыр. 


Игезәкләр
Атнаның икенче яртысында премия яки көтелмәгән бүләк рәвешендә керем көтелә. Моңа шикләнеп карамагыз, рәхмәт әйтеп, кабул итегез. Бу атнада мәгълүмат эшкәртү белән бәйле эштә хезмәт куючыларны уңыш көтә.


Кысла
Бу атна яңа мәгълүмат үзләштерү өчен яхшы. Шулай ук әлеге чор тормышыгызны тамырдан үзгәртү өчен дә уңышлы булыр. Йолдызлар таныш-белешләрегезгә башка күзлектән карарга, кайберләре белән араны өзәргә киңәш итә.


Арыслан
Бу атна күңелле сюрпризларга, нәтиҗәле сәфәрләргә бай булыр. Шулай ук фикердәшләр табу ихтималы зур. Ялгыз хатын-кызларны кызыклы танышу көтә. Әлеге атна көнкүреш мәшәкатьләреннән ял итү өчен уңай.


Кыз
Тәвәккәллек күрсәтсәгез, максатларга җиңел ирешерсез. Йолдызлар бу атнада аралашу даирәгезне киңәйтергә, яңа кешеләр белән танышырга киңәш итә. Бу тормышыгыздагы бертөрлелектән котылырга ярдәм итәр.


Үлчәү
Тормышыгызны тамырдан үзгәртердәй карарлар кабул итмәскә киңәш ителә. Бу шәхси тормышка да, эш мәсьәләләренә дә кагыла. Бу атнада кешеләргә артык ышанып бетмәгез, хәтта якын туганнарыгызга, дусларыгызга да.


Чаян
Йорт эшләре өчен уңышлы атна. Шулай ук бу чор сәяхәтләр, күңел ачулар, дусларыгыз һәм туганнарыгыз белән ял итеп алу өчен дә кулай.


Укчы
Бу атнада, ниһаять, эч пошыргыч эшләрегезне төгәлләп, ял итә алырсыз. Кызыклы кешеләр белән очрашу, яңа танышулар ихтималы зур. Атна уңай вакыйгаларга бай булыр, шул исәптән шәхси тормышта да.


Кәҗәмөгез
Атна башында физик көчегез артыр, кәефегез дә яхшы булыр, бу исә уңыш китерер. Ә менә гаилә мәсьәләләрен хәл итү өчен бик үк уңышлы чор түгел. Шуңа күрә якыннарыгыз белән аралашканда сабыр булыгыз, низагка кермәгез. 


Сукояр
Иҗат өчен менә дигән чор. Шулай ук үзегезне кайгыртуны да онытмагыз. Косметолог, стилист белән киңәшләшеп алу, диетага утыру яки спорт залына бару зыян итмәс.


Балык
Романтик мөнәсәбәтләр чәчәк ата. Мөгаен, көтелмәгән очрашуга чакырырлар яки яраткан кешегездән бүләк алырсыз. Хыялый булуыгыз эштә бераз комачаулар, шуңа күрә артык җитди проектларга алынмавыгыз хәерле.

Фото Польза и Вред.Ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев