Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

18 октябрьгә йолдызнамә

Киеренке көн. Күпләр, узган тормышлары турында уйлап, бүгенге көнгә артык әһәмият бирми. Бу исә хаталарга китерергә мөмкин.

КУЧКАР. Эш өчен менә дигән көн. Төрле мәсьәләләрне хәл итәргә була.

ҮГЕЗБОЗАУ. Эшлекле килешүләр төзү өчен уңышлы көн, аларның нәтиҗәләре сезне сөендерер.

ИГЕЗӘКЛӘР. Тиз арада хәл итү зарурлыгы булган проблемалар туарга мөмкин. Аларны үзегезгә генә хәл итәргә туры килер.

КЫСЛА. Кыен хәлләр туса да, аларны җиңеп чыга алырсыз. Аралашканда лидерлык сәләтегез ярдәм итәр.

АРЫСЛАН. Максатларыгызны анык кына билгели алсагыз, уңышка ирешерсез.

КЫЗ. Элек хәл ителми калган проблемаларны хәл итү өчен уңай көн. Көчегез ташып тора.

ҮЛЧӘҮ. Бүген берничә тапкыр игътибар үзәгендә булырга туры килер, тик бу сезгә бик үк ошап бетмәс.

ЧАЯН. Иҗади эшчәнлек өчен кулай көн. Көндәлек мәшәкатьләр ачуыгызны китерсә дә, аларны башкарып чыгарсыз.

УКЧЫ. Финанс мәсьәләләрен хәл итү өчен уңышлы көн. Эчке сиземләвегезгә таянсагыз, ялгышмассыз.

КӘҖӘМӨГЕЗ. Гадәти эш ысулларыгздан баш тартсагыз, күпкә ирешерсез.

СУКОЯР. Бүген эшегезнең нәтиҗәсе күренер. Монда сезгә ярдәм иткән кешеләрнең дә өлеше зур.

БАЛЫК. Бүген яңа идеяләр белән янасыз. Төштән соң күптән күрешмәгән танышларыгыз белән күрешерсез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев