Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

17 сентябрьгә йолдызнамә

17 сентябрьгә йолдызлар фаразы

Кучкар. Матди ярдәм сораулары бар, каршы килмәгез, тиздән кайтарырлар.

Үгезбозау. Яңа эш урыны тәкъдим итәрләр, шундук ризалашмагыз, ул беренче карашка гына кызыктыргыч күренергә мөмкин.

Игезәкләр. Артык эшләп ташламагыз, көчегезне саклагыз. Тормышта башка сөенечләр дә барлыгын онытмагыз.

Кысла. Тирә-юньдәгеләр ачуыгызны чыгарса да, сабырлык сакларга тырышыгыз.

Арыслан. Үз-үзегезне битәрләүдән туктагыз. Киләчәктә хаталар ясамас өчен, план корып эшләгез.

Кыз. Барысын да төптән уйлап эш итүегез нәтиҗәле булыр.

Үлчәү. Уй-фикер каршылыгы эшегезгә комачаулый. Бәлки, артык уйламыйча, әйтәсе сүзегезне әйтү яхшырак булыр.

Чаян. Шелтә-кисәтүләргә дөрләп кабынырга торасыз. Сак булыгыз. Низаг чыкмасын.

Укчы. Һәр нәрсәгә ачыклык кертергә теләвегез кыенлык тудырыр.

Кәҗәмөгез. Максат куеп, туры юлдан баруыгыз яхшы анысы. Тик туры юл кайчагында озын да булуы бар.

Сукояр. Бар нәрсәне контрольдә тотарга тырышуыгыз низагка китерүе мөмкин. Шуңа кайчагында телне тыю яхшырак.

Балык. Ремонт, көнкүреш белән бәйле эшләр уңышлы булыр. Гаилә бизнесы нәтиҗә китерер.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев