Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

15 октябрьгә йолдызнамә

Уңышлы көн. Бүген төрле мәсьәләләрне хәл итү җиңел бирелер.

КУЧКАР. Һөнәри өлкәдә үзгәрешләр ихтимал. Яңа эшкә курыкмыйча алынырга була.

ҮГЕЗБОЗАУ. Якыннарыгыз фикеренә колак салу зыян итмәс.

ИГЕЗӘКЛӘР. Сабырлык – бүген төп ярдәмчегез. Фикер каршылыгы туарга мөмкин, моның өчен үзегезне сүкмәгез.

КЫСЛА. Көнегез тыныч узар, көндәлек мәшәкатьләр белән мәшгуль булырсыз.

АРЫСЛАН. Көннең беренче яртысында һәр адымыгызны уйлап эшләү киңәш ителә.

КЫЗ. Аралашу кыен бирелер, уртак тел таба алмый аптырарсыз. Шуңа күрә мөстәкыйль рәвештә генә эшләп карагыз әле.

ҮЛЧӘҮ. Эштә мөһим мәсьәләләрне хәл итәргә алынмый торыгыз. Гаиләдә бар да тәртиптә.

ЧАЯН. Планлаштыру өчен кулай көн. Эчке сиземләвегезгә таяна аласыз.

УКЧЫ. Эштә проблемалар күп булса да, җиңел хәл итәрсез. Ә менә шәхси тормышта кеынлык бар.

КӘҖӘМӨГЕЗ. Яңа эшкә алыну өчен уңышлы көн. Башта кыенрак булыр, шуңа да карамастан, тиз үзләштерә алуыгыз уңышка ирешергә булышыр.

СУКОЯР. Эшегез вакытны күп алыр. Ә менә физик эш белән артык шөгыльләнмәгез, көч килүе бар.

БАЛЫК. Үз эшегезне читкә куеп, башкалар проблемасын хәл итәргә туры килер.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев