Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

12 октябрьгә йолдызнамә

Көннең беренче яртысы киеренке узар. Төштән соң тынычлык урнаша, киләчәккә максатлар куярга мөмкин.

КУЧКАР. Нәтиҗәле көн. Кыен кебек тоелган эшләрне дә җиңел генә ерып чыгасыз.

ҮГЕЗБОЗАУ. Бүген проблемалар җиңел хәл ителә. Күп сорауларга җавап табарсыз.

ИГЕЗӘКЛӘР. Тормышыгызны тамырдан үзгәртү өчен кулай көн түгел. Күптән биргән вәгъдәләрегезне искә төшерүләре бар.

КЫСЛА. Борчуларыгыз артта кала, ниндидер кызыклы эшкә керешәсез. Дусларыгыз ярдәменә таяна аласыз.

АРЫСЛАН. Киеренке көн, вакытыгыз башкаларның хатасын төзәтеп үтәр. Финанс кереме көтелә.

КЫЗ. Игътибарыгызны туплап, максатларыгызны ачык кына билгеләсәгез, уңышка ирешерсез.

ҮЛЧӘҮ. Мөһим мәсьәләләрне хәл итү өчен уңышлы көн. Башкалар фикеренә колак салуыгыз мөнәсәбәтләрне җайга салыр.

ЧАЯН. Эшлекле сөйләшүләр өчен кулай көн. Яңа танышулар көтелә, алардан күп нәрсәгә өйрәнерсез.

УКЧЫ. Яңа иҗади проектка алыныр өчен менә дигән көн. Ярдәмчеләр дә табылыр.

КӘҖӘМӨГЕЗ. Тирә-юньдәгеләр белән уртак телне тиз табасыз. Көтелмәгән җирдән акча керер.

СУКОЯР. Эшлекле тәкъдимнәр керер. Сатып-алулар өчен уңышлы көн.

БАЛЫК. Күңелегез тыныч түгел, каршылыклы хисләр били. Ачыктан-ачык сөйләшүләр өчен көннең икенче яртысы кулай.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев