Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

10 сентябрьгә йолдызнамә

10 сентябрьгә йолдызлар фаразы

Кучкар. Үткәнегезне искә төшерү кирәкмәс. Алда яңа мавыктыргыч очраклар көтелә.

Үгезбозау. Көтмәгәндә яңа танышлар, дуслар пәйда булыр.

Игезәкләр. Артык көч куймыйча да күп кенә максатларыгызга ирешерсез.

Кысла. Сезнең фикерегезне барысы да хуплап бетермәс, тик кәефегезне төшермәгез.

Арыслан. Эшегез күп булыр. Ышанычлы кешегезгә мөрәҗәгать итә аласыз.

Кыз. Үзегезнең тыныч, акыллы кеше икәнегезне күрсәтегез, кичен яхшы хәбәр алырсыз.

Үлчәү. Чит кеше сүзенә колак салмыйча, тыныч кына көнегезне үткәреп җибәрерсез.

Чаян. Негатив эмоцияләрегезне томалап куегыз, начар энергия таратып йөрү кирәкмәс.

Укчы. Сезнең фикерләрегезне күбесе хуплар, кәефегез күтәренке, көнегез уңышлы узар.

Кәҗәмөгез. Киләчәккә корган планнарыгыз чынга ашарга мөмкин. Сезгә берсеннән берсе яхшы фикерләр килеп торыр.

Сукояр. Сезнең оптимизмыгыз һәрвакыттагыча ташып торыр.

Балык. Күп кенә мөһим сорауларга җавап табарга туры килер, озакка сузмагыз - табыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев