Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

10 октябрьгә йолдызнамә

Бүген эчке сиземләвенә таянган кешеләр уңышка ирешә. Кичкә мөһим эшләр планлаштырмау хәерле.

КУЧКАР. Көтелмәгән хәлләр килеп чыгуы бар. Югалып калмасагыз, бар да тәртиптә булыр.

ҮГЕЗБОЗАУ. Каршылыклы көн, танышларыгыз фикеренә колак салсагыз, эшегез уңышлы чыгар.

ИГЕЗӘКЛӘР. Эшегез күп. Барысына да өлгерер өчен, кабаланасыз. Мөһим сөйләшүләрне калдырып тору зарур.

КЫСЛА. Тирә-юньдәгеләр белән уртак фикергә килү кыен бирелә. Шуңа күрә үз көчегезгә генә таяныгыз.

АРЫСЛАН. Бүген хис-кичерешләрегезне тыя алмыйсыз. Якыннарыгыз белән мөнәсәбәтләр ачыклау өчен кулай көн түгел.

КЫЗ. Кайбер кыенлыклар килеп чыкса да, көн уңышлы узар. Тәвәккәл булуыгыз максатларыгызга ирешергә ярдәм итәр.

ҮЛЧӘҮ. Бик үк нәтиҗәле булмаса да, көн кызыклы узар. Эшегезне ахырына кадәр җиткерә алмый интексәгез дә, үзегездән канәгать калырсыз.

ЧАЯН. Көчегез ташып тора. Эчке сиземләвегезгә таяна аласыз: кыен хәлдән җиңел чыгарсыз.

УКЧЫ. Бүген артык сүз сөйләмәгез, телегезне тыегыз: көнләшүләре мөмкин. Вәгъдәләр бирмәгез.

КӘҖӘМӨГЕЗ. Тәнкыйтькә күңелегез төшә. Бүген үз-үзегезгә артык ышанып, буш вәгъдәләр бирмәү хәерле.

СУКОЯР. Кыенлыклар алдында югалып калмасагыз, уңышка ирешерсез. Бүген сез игътибар үзәгендә.

БАЛЫК. Низаг ихтималы бар, сабыр булыгыз. Финанс кереме көтелә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев