Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

1 октябрьгә йолдызнамә

1 октябрь бераз тынгысыз узар, чөнки күп мәсьәләләргә ачыклык кертү зарур.

Кучкар. Аралашу өчен кулай көн. Үзегез өчен шактый гына киңәшләр алырсыз, аларның көннең икенче яртысында кирәк булып куюы бар.

Үгезбозау. Ашыкмасагыз, мөһим мәсьәләләрне хәл итә алырсыз. Кичен күңелле хәбәр һәм тәкъдим көтелә.

Игезәкләр. Бүген яңа идеяләр белән янарсыз, киләчәккә планнар корырсыз. Мөһим һәм файдалы мәгълүмат алырсыз.

Кысла. Кешеләр белән аралашуда проблемалар туар. Якыннарыгыз белән аеруча игътибарлы булыгыз, үзегезне дорфа тотмагыз.

Арыслан. Юк-барга борчылу гадәтегез кыенлыклар тудырыр. Көннең икенче яртысы тыныч узар. Кичен дусларыгыз белән очрашу өчен кулай.

Кыз. Көнегез агымдагы мәсьәләләрне хәл итеп узар. Яңа эшкә тотынмавыгыз хәерле. Керем көтелә.

Үлчәү. Тынгысыз көн, эшегез күп, берничә эшне берьюлы башкарырга туры килер. Кичен күптән күрешмәгән якыннарыгыз белән очрашу ихтималы бар.

Чаян. Үз алдыгызга максатлар куеп эшләргә яратасыз, тик бүген аларга ирешү кыен булыр. Акча мәсьәләләрендә саклык сорала.

Укчы. Кәефегез юкка да төшәргә мөмкин. Мөһим мәсьәләләрне үзегез генә хәл итәргә тырышыгыз, башкалар белән киңәшләшмәгез.

Кәҗәмөгез. Көннең беренче яртысы уңышлы. Бер дә уйламаган җирдән ярдәм булыр. Көннең икенче яртысында күбрәк ял итегез.

Сукояр. Үз көчегезгә ышаныгыз, яңа эшләргә шикләнмичә тотыныгыз. Иҗат белән шөгыльләнүчеләргә көн аеруча уңышлы булыр.

Балык. Көннең беренче яртысында тынычлык саклау кыен бирелер. Хәтта иң якын кешеләрегез белән дә уртак тел табу авыр, шуңа күрә сабыр булыгыз. Кичен исә күңелегез тынычланыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев